Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кризис килә, эшчеләр китә


Дөньядагы икътисади кризис, Русиядәге хезмәт мигрантларына да тәэсир итте. Үзбәк, таҗик, кыргыз эшчеләр үз илләренә кайта башлады

Русиядән Таҗикстанга әйләнеп кайтканнан соң Назир, үзенең туган ягында вакытлы эш тапкан. Ул иярчен тәлинкәләр куеп йөри.

“Кешеләр Русиядән күпмедер акча эшләп кайткан, хәзер антенна куйдыручылар артты. Миңа бу эш шулай эләкте. Мин аена уртача 130-150 доллар эшли алам” ди ул.

Бу вакытлы эш, авылдагы бөтен кеше антенна куеп бетергәннән соң, Назирның эше дә бетәчәк.

Моңа кадәр, Назир Таҗикстандагы гаиләсен калдырып, яздан башлап көзгә кадәр Русиянең Ханты-Мансиски каласына китеп эшләгән. Анда ул төзелешләргә ялланган булган.

Быел ул Русиядән азрак акча алып кайткан. “Җәен кешеләр йортларны азрак сала башлады, шуңа безгә эш тә калмады, ди ул. Эшләргә теләүчеләр бик күп булганга, хезмәтнең бәйсе бик каты төште” дип сөйли Назир.

Читтән килгән төзүчеләр, Мәскәү 2008 ел.
Ул язын яңадан Русиягә барып карарга уйлый, әмма эш таба алмас дип курка. Назир кебек Үзәк Азиядәге 6 миллионлап башка кеше дә шундый ук хәлдә.

Алар өйләренә әйләнеп кайтырга мәҗбүр булды. Элекке СССР республикаларыннан килүчеләр Русиядә төзелештә, сәнәгать оешмаларында, азык-төлек базарларында, фермаларда эшләгән булган.


Туган илгә өстәмә эшче кирәкме?


Хөкүмәтләр меңләгән эшчеләрнең кайтуын борчылып кабул итте. Үзбәкстан, Таҗикстан, Кыргызстанда эш табу авыр. Хакимиятләр бу шартларда социаль шартлаудан курка.

Бәйсез чыганакларның мәгълүматларына караганда, Русиядә 4 миллионлап үзбәк, 1 миллионга якын таҗик һәм ярты миллионлап кыргыз эшли.

Үзбәкстандагы хакимиятләр Русиядән әйләнеп кайткан ватандашларны башка якка җибәрү турында уйлый.

Мәсәлән, ил күптән түгел эш квотасын сорап Оман дәүләтенә мөрәҗәгать итте. Рәсми Ташкент үзбәк эшчеләренә Оманда отел, портлар, базарларда эшләргә мөмкинлек бирергә сорый.

Меңләгән мигрант Көньяк Корея, Төркия, Европа илләре һәм Көньяк Америкага эшләргә киткән инде.

Күпмедер үзбәк күрше Кыргызстан һәм Таҗикстанга эш эзләп чыгып киткән.

Кыргызстан да эш урыннарын булдырыга тырыша. Яңа гына имзаланган килешү нигезендә су-электр станциясенең төзелеше меңләгән кешегә эш бирер дип өметләнә хакимиятләр.

Таҗикстан хезмәт министрлыгы эшмәкәрләргә кыска вакытлы кредитлар өләшә.
Элекке хезмәт мигрантларына яңа һөнәр өйрәнер өчен курслар оештырыла.

Русия барыбер кызыктыра

Таҗикстан хезмәт министрлыгы вәкиле Шукуржон Зуһуров Русиядә китеп эшләгән кешеләргә хәзер ил эчендә төзелештә, мәгарифтә, медицина өлкәсендә барлыгы 150 мең эш урынын тәкъдим итә алабыз, дип белдерде.

Әмма шул рәвешле Дүшәмбе каласында эш тапкан төзүче һәм элек читтә эшләп йөргән Мөхәммәд бу яңа эш урыны белән канәгать түгел. Эш хакы вакытында һәм тулысынча түләмиләр дип зарлана ул. Хәлләр үзгәрмәсә, кире Русиягә китәргә уйлый ул.

Таҗикстандагы чиновник да, төзелештәге эшче дә, кризис булса да, читкә китеп эшләүче Үзәк Азия халкы өчен Русия барыбер төп эш урыны булып калачак, диде.
XS
SM
MD
LG