Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 10:09

Нью-Йорк үзәгеннән Русияне кайгырту


Бүлекчә мөдире Андраник Мигранян (c) һәм аналитик Дмитрий Политов

Бүлекчә мөдире Андраник Мигранян (c) һәм аналитик Дмитрий Политов

Бер ел элек Мәскәүдәге Демократия һәм хезмәттәшлек институты Париж һәм Нью Йоркта бүлекчәсен ачу планын игълан иткән иде.

Максаты – Русиянең чит илләрдә абруен күтәрү һәм Көнбатышка демократияне яхшыртуда киңәшләр бирү диелгән иде.

Нью Йорктагы хәбәрчебез Манхэттенда урнашкан шул бүлекчәгә барып, аның кешеләре һәм эшчәнлеге белән танышып кайтты.

Ничә кеше

Демократия һәм хезмәттәшлек институтының Нью-Йорк бүлекчәсе дөньяның иң кыйммәтле урыннарының берсе саналган Манхэттен үзәгендә түбәсе күккә терәлгән бер бинаның 20-нче катында урнашкан. Тәрәзәдән киң манзара ачыла. Янәшәдә генә мәшһүр БМО, Chrysler биналары, тимер юл вокзалы.

Бүлекчәдә ни бары 4 кеше эшли икән – ике урыс аналитигы, бер казах секретарь ханым һәм бүлекчәнең мөдире – заманында Ельцинның киңәшчесе булып эшләгән әрмән Андраник Мигранян.

Эш бүлмәсеннән тыш 30 урынлы җыелышлар бүлмәсе бар. Анда АКШ-Русия мөнәсәбәтләренә багышланган ике семинар үткән. Мигранян сүзләренчә, тикшерү юнәлешләренең берсе – имиграция. Нью-Йорк моның өчен кулай урын.

Нинди акчага

Демократия һәм хезмәттәшлек институтын оештыручы, Иҗтимагый пулат әгъзасы Анатолий Күчерена сүзләренчә, ул Русия белән Кушма Штатлар арасында мөнәсәбәтләрне яхшыртырга тырыша. (Париж бүлекчәсен элекке дипломат һәм депутат Натальа Нарочницкая җитәкли.)

Бу институттан тыш Русиянең чит илләрдә “йөзен агартучы” тагын берничә проект бар: Washington Post гәзитенең Russia Beyond the Headlines исемле айлык кушымтасы, Russia Today телевидениесе, Валдай төркеме.

2006 елда Зур 8-лек саммитын үткәргәндә Кремль үзен дөньяга яхшы яктан күрсәтү өчен Ketchum исемле американ PR-ширкәтен яллап, миллионлаган доллар сарыф иткән иде.

Мигранян сүзләренчә, Демократия һәм хезмәттәшлек институты Кремль акчасына эшләми, Күчерена аны хосусый химаячеләрдән җыя.

Нәрсә эшли

Миграняның язмалары еш кына The New York Times, The National Interest басмаларында дөнья күрә. Ул анда Русия-Грузия каршылыгына Мәскәү карашын йә президент Медведевның Евро-Атлантик иминлек тәкъдимнәрен аңлата.

Мигранян сүзләренчә, аның институты Freedom House, Human Rights Watch йә Тышкы бәйләнешләр шурасы кебек оешмалар белән ярышырга җыенмый.

Аерым проеклар башкарганда американ йә Русия белгечләре чакырыла. Мисал өчен, җирле үзидарә турында булачак семинар Woodrow Wilson үзәге белән берлектә оештырыла.

Русиядә канун системы үзгәрешенә башыланган симпозиумга Леонид Никитинский белән Генрих Резник чакырылган. Икесе дә Кремльнең тәнкыйтьчесе санала. Күрәсең, монысы Русиянең генә түгел, ә инде институтның үзенең дә абруен күтәрү нияте белән эшләнә.

XS
SM
MD
LG