Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израилдә Ликуд белән Кадимә арасында 1 урын аерма


Сишәмбе Израилдә узган парламент сайлавында хакимияттәге тышкы эшләр министры Ципи Ливнинең Кадимә партиясенең уңчы Ликудтан Кнессетта бер генә урын күбрәк алачагын күрсәтте. Израил гаскәрләре биргән тавышлар әле саналмаган.

Кнессетта 28 урын алачак Кадимә яки 27 урын яулаган Ликуд берсе дә 120 урынлык парламантта күпчелек булмаячак. Партияләр президент Шимон Переска коалиция хөкүмәте төзү турында үз тәкъдимнәрен тапшырырга тиеш.

Кадимә җитәкчесе Ципи Ливни Ликуд рәисе Бенҗамин Нетаньяһуга үзенең милли бердәмлек хөкүмәтенә кушылырга тәкъдим ясады.

Белгечләр яңа хөкүмәт төзүгә Авигдор Либерманның үтә милләтче Йортыбыз Израил үз йогынтысын ясый алачак. Алар парламентта өченче урынны алды. Хезмәт фиркасе дүртенче урында.
XS
SM
MD
LG