Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 01:36

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә медицина бүлеге эшли башлады. Казан епархиясендә ул инде ике ел элек булдырылган иде.

2008 елның ноябрендә Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы, мөселман Диния нәзарәте һәм Казан епархиясе хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Нәзарәттә медицина бүлеге дә шуның нигезендә оештырылды.

Аның җитәкчесе Айрат Хәкимов әйтүенчә, беренче чиратта алар хастаханәләрдә гыйбәдәт кылу бүлмәләрен ачу белән шөгыльләнәчәк.

“Рухи сәламәтлек тә бик мөһим, шуңа имам яки атакайлар медицина оешмаларында авырулар белән аралашырга тиеш”, ди Хәкимов.

Киләчәктә исә ул Казанда мөселман хастаханәсен дә ачмакчы. Әмма моның өчен әле иганәчеләр ярдәме кирәк. Мондый хастаханә Мәскәүдә берничә ай элек булдырылды. Күпләр аны үрнәк мисал итеп китерә. Чөнки анда һәр кеше максатчан килә. Ә кайбер Русия хастаханәләрендә бала төшерү өчен атакай рөхсәте сорала.

Русиядә теш дәвалау мөселман хастаханәсен дә ике ел элек нәкъ Хәкимов ачып җибәргән иде. Аның сүзләренчә, алар хәзер Казан белән Мәскәүдә уңышлы гына эшләп килә.

Хәкимов үзе Казан дәүләт университетының стоматология бүлеген тәмамлаган, моннан тыш Мәскәү дәүләт университетының фәлсәфә факультеты аспиранты.

Аның әйтүенчә, хәзер мөселман медицинасы нигезләрен булдыру мөһим. Әлеге максаттан ул Татарстан мөселман табиблары берлеге белән хезмәттәшлек итәргә уйлый. Шулай ук ул кайбер өлкәдә мөселман табибларының карашын җиткерү кирәклеген әйтә.

“Биология этикасы дигән әйбер бар. Ягъни эвтаназия, башка анадан бала таптыру, клон ясау, бер җенесле никахлар, туганың белән гаилә кору нигезендә мөселман медицина белгечләренең фикерен туплау зарур”, ди Хәкимов.

XS
SM
MD
LG