Accessibility links

Кайнар хәбәр

Күрәселәр алда әле


Республика җитәкчесенең киләчәккә фаразлары оптимистик түгел. “Кризисның бар авырлыгын 2-3 айдан тоя башлаячакбыз”, ди Шәймиев.

Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев кризис турында көннән-көн үткенрәк фикерләр әйтә. Сишәмбе ул Русия хөкүмәтендә премьер-министр урынбасары Игорь Шувалов җитәкчелегендә узган комиссия утырышында катнашып кайтты. Биредә шулай ук, кризис вакытында икътисадны ныгыту чаралары турында сүз барды. Әмма Шәймиевнең кризис турында ныклап борчылуы күптән түгел Уфада узган төбәк җитәкчеләре җыелышында сизелде.

Билгеле булганча, узган атна ахырында Русия президентының Идел буе төбәгендәге вәкиле Григорий Рапота Уфада губернаторларны җыеп, кризиска каршы чаралар турында сөйләште. Бу җыелышны Башкортстан президенты Мортаза Рәхимовның туган көненә китереп эшләделәр. Шуңа да Башкортстан мәгълүмат чараларының күбесе беренче чиратта кризис мәсьәләсенә түгел, ә Рәхимовның бәйрәменә һәм аңа дуслык ордены бирелүгә игътибарын юнәлтте.

Татарстан матбугаты исә, җыелышта әйтелгән кризиска бәйле фикерләр турында яза.

Миңтимер Шәймиев фикеренчә, әлеге җыелыш төбәк җитәкчеләренең кризиска карата фикерләрен Русия җитәкчелегенә ишеттерергә ярдәм итәчәк. Шуңа да бу мөһим чара.

Республика җитәкчесенең киләчәккә фаразлары оптимистик түгел. “Узган ел Татарстанда җитештерелгән товарның 60%-ты читкә сатылып барды. Быел исә мохтаҗлык зур түгел. Димәк товар да тиешле күләмдә сатылмыячак. Бу бюджетка аз акча кертеләчәк, дигән сүз. Кризисның бар авырлыгын исә без 2-3 айдан соң тоя башлаячакбыз,” ди Шәймиев.

Күп кенә төбәк җитәкчеләре, банкларның кече һәм урта эшмәкәрлекне кредитлау шартлары белән канәгать булмауларын белдерә. Шунлыктан бүгенге көндә ширкәтләрне финанслау Удмурт республикасында ул 34% -ка, Ульянда 27%-ка, башка төбәкләрдә уртача 20%-ка кимегән. Татарстан исә эшсезләрнең саны артуы буенча беренче урыннарда тора.

Төбәк җитәкчеләре машина төзелеше тармагына карата да канәгатьсезлек белдерде. Узган ел ахырында Русия премьер-министры Владимир Путин, Татарстанның Чаллы шәһәренә килеп машина төзелешенә кагылышлы киңәшмә үткәрсә дә, әлегә бу эшләрнең бернинди нәтиҗәсе юк. Бары тик чит ил машиналарына дәүләт салымы гына күтәрелде.

Идел Буе төбәгендәге машина төзүче зур ширкәтләрендә җитештерү, соңгы 2-3 ай эчендә 30-40% -ка кимегән. Чаллыда “КамАЗ”, Алабугада “Исудзу”, “Фиат” машиналарын җитештергән Татарстанга исә, кризис йогынтысы тагы да ныграк сизелә.

Республика башлыгы сүзләренчә, бүгенге көндә күп кенә ширкәтләрнең банкларга бурычлары зур. Кайбер проектлар яртылаш тормышка ашырылып калган. Кризистан чыгыр өчен исә, Шәймиев нефть, химия һәм машина төзелеше өлкәләренә игътибарны көчәйтеп, 7–8 эре ширкәткә таянырга кирәк, ди. Аныңча Татарстанда үсеш алган авыл хуҗалыгы тармагы да, кризисны аз югалтулар белән кичерергә ярдәм итәчәк. Шулай да, Шәймиев алда күп кенә сынаулар булачагын һәм аларга әзер булырга кирәклеген әйтә.
XS
SM
MD
LG