Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 23:27

Тинчурин режиссеры Камал сәхнәсендә үз кеше


"Өзелгән өмет" спектакленнән күренеш

"Өзелгән өмет" спектакленнән күренеш

Камал театры премьера әзерли. Максим Горькийның “Мещаннар” әсәрен Рәшит Заһидуллин кабат сәхнәгә куюны күптән хыялында йөрткән.

Камал театры премьера әзерли. Үзенчәлек шунда - аны Кәрим Тинчурин исемендәге театрның баш режиссеры Рәшит Заһидуллин сәхнәгә куячак. Рольләрне Камал артистлары башкара. Максим Горькийның “Мещаннар” әсәре буенча эшләнгән “Өзелгән өмет” мелодрамасын (тәрҗемәче Шамил Фәрхетдинов) Рәшит Заһидуллин кабат сәхнәгә куюны күптән хыялында йөрткән.

Урыс теленнән тәрҗемә булуга карамастан, бу пьеса татар җәмәгатьчелеге өчен ят әсәр дип булмый. Аны беренче тапкыр 1917 елда татар халкының данлыклы “Сәйяр” труппасы сәхнәләштерә. Труппаның ул вакыттагы җитәкчесе Габдулла Кариев репертуарны заманга ярашлы итеп тулыландыра. Чөнки сәхнәдә барган хәлләр чын тормыштагы вакыйгаларга тәңгәл килә. Спектакль куелып бераз вакыт үткәч, сәхнәдән күрсәтелгән канәгатьсезек тормышка күчә, 1917нче елгы инкыйлаб, чуалышлары башланып китә.


Җиңел һәм позитив сәхнә әсәрләренә күнеккән бүгенге тамашачы өчен яңа куелган пьеса ятрак булып күренүе ихтимал. Сәхнәдә мул тормышлы урыс мещаны Бессеменов гаиләсендәге тормыш матавыклары, мәшәкатьләре, аталар һәм балалар тарткалашы алгы планга чыга.

Чыннан да, җитди әсәр кую режиссер өчен дә, артистлар өчен дә сынау. Ул актерларның сәнгати дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итә. Шул исәптән тамашачы да имтихан тота. “Спектакль авыррак кабул ителә һәм ул аншлаг белән барыр дип көтмибез. Әмма үз тамашачысын табар дип ышанам,” ди театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов.

Рәшит Заһидуллин, легендар Габдулла Кариевтан аермалы буларак, әсәрдәге социаль каршылыкка түгел, ә атаның балаларына карата булган чиксез мәхәббәтенә, шәхесара мөнәсәбәтләргә басым ясый. Кайвакыт ата мәхәббәте, эчкерсез һәм ихлас булуына карамастан, аек акылга каршы килә торган гарип формада да булырга мөмкин. Режиссер традицион гаилә кыйммәтләренә өстенлек куеп, әсәрне мелодрама итеп сәхнәләштергән.

Пьесаның авторы да татарга ят түгел, ди Камал театры җәмәгатьчелеге. Максим Горький үз истәлекләрендә рухи яктан Казанда тууын яза. Совет чорында урыс язучысының әсәрләре еш куелган. Үзгәртеп кору елларында булган ялган пропаганда аркасында аларга тарих тузаны куна башлаган.


Хәзер исә онытылып торган тарихны кире кайтару омтылышы ясала. Камал театры берничә ел элек Чеховның “Өч сеңел” пьесасын куйган иде. Театр үз репертуарын тагын бер классик әсәргә баетты. Сәхнә тәнкыйтьчеләре әлеге күренешне уңай бәяли. Мондый әсәрләр театрның дәрәҗәсен арттыра, мәдәниятләр алмашу барышына ярдәм итә, ди алар.

Театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев тә башка театрлар белән хезмәттәшлек итү уңай нәтиҗә бирә, төрлелек өсти дигән фикердә тора.

XS
SM
MD
LG