Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 23:10

Төрек укытучыларының Татарстаннан җибәрелүенә карамастан, Казандагы төрек милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Йосыф Саглам соңгы елларда Русия белән Төркия арасында элемтәләр якыная бара дип саный.

12-15 февральдә Төркия президенты Габдулла Гөл Русиягә килә. Аны инде Мәскәүдә узган елны ук көткәннәр иде. Чөнки 2008 ел Русиядә Төркия мәдәнияте елы буларак билгеләп узылды. Шуңа да карамастан, нәкъ узган җәйдә Казан мәктәпләрендә укытучы төрекләрне төрле гаепләр табып өйләренә кайтарып җибәрү кебек күңелсез хәлләр булды.

Казандагы төрек милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Йосыф Саглам сүзләренә караганда, бу Русия җитәкчеләре белән сөйләшеп хәл ителә торган проблема.

“Бу мәктәпләр Татарстанда 15 ел эшләп үзләрен яхшы яктан гына күрсәтте. Алар Русиянең һәм Татарстанның дөньяга чыга торган тәрәзәсе кебек. Чөнки лицейлардагы балалар дүрт телдә белем ала, аннан чит илләрдә укый, абруйлы урыннарда эшли. Әгәр мондый мәктәпләр бар икән, аларны саклап калырга иде”, ди Саглам “Ватаным Татарстан” газетасына.

Шулай ук ул төрек балалары өчен Казанда ачылган башлангыч мәктәпнең урыны кысан булуын әйтә. Зуррак бина бирелсә башка милләт балаларын да укыта алыр идек дигән теләген белдерә.

Саглам сүзләренчә, Казандагы төрекләрнең әлләни зур проблемалары юк.

“Бары икътисади кризис сәбәпле, төрек эшкуараларының күбесе кайтып китәргә мәҗбүр булды”, ди ул.

Калганнары Казандагы кызлар белән катнаш гаилә корып җибәрүчеләр.

“Русия белән Төркия арасындагы мөгамәлә яхшы булсын иде. Виза, ватандашлык алу, дипломнарны тәңгәлләштерү проблемалары хәл ителсә, ике ил өчен дә әйбәт булачак. Аерым алганда, монда университетларда укый башлаган яшьләрнең кайтып китү фактлары булды. Төркиядә укып кайткан яшьләрнең дипломнарын танымаулары аркасында эшкә урнаша алмау очраклары бар. Ил җитәкчеләре менә шушы проблемаларны хәл итсен иде”, ди төрек милли-мәдәни мохтәрияте рәисе.

Саглам фикеренчә, Русия белән Төркия арасындагы мөгамәлә яхшыра бара. Төрек эшкуарларының һәм төзүчеләренең Русиягә килеп эшләве, ә русиялеләрнең Төркиягә ял итәргә барырга яратуын ул моңа җитди сәбәп дип саный.

XS
SM
MD
LG