Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 17:16
Бу исемдәге мәкалә “Безнең гәҗит”нең “Сайлау шаукымы” битендә басылган. Мәкаләнең авторы Фирдәвес Хуҗин сайлауларда катнашмавының сәбәпләрен тәфсилләп яза.

“Икейөзлелек вә ялганны сөймим. Ә сайлаулар, елдан-ел демократик йөзен югалтып, әштер-өштер китерелгән шаржга гына кайтып кала. Әйтик, элек конституция буенча сайлаулар сайлау яшендәге 50% + 1 халык анда катнашкан очракта узган саналса, соңрак бу планка 25%+1 кешегә калдырылды. Дөньяда гаделлек булуына һаман саен өметен өзә барган халык, сайлауларга бу кадәр санда да тартып-сузып кына йөри башлагач, власть башындагылар моңа кадәр тарихта тиңе булмаган адымга барды: сайлаулар, анда 1-2 генә кеше катнашса да, узган булып санала. Димәк, минем, халык хезмәтчесе сайлыйм дип, участокка барып йөрүемнең хаҗәте бер тиен”, дип сайлауга бармавының бер сәбәбен күрсәтә автор.

Мәкалә авторы 2007 елның декабрендә Русия Дәүләт Думасына булган сайлау вакытында искә төшерә. Бу сайлау вакытында Фирдәвес Хуҗин бик күп башбаштаклыклар күзәткән.

“2007 елның декабрендәге РФ ДДсына сайлауларны Үзәк сайлау комиссиясе “тәмамланды” дип белдергәннән соң, Татарстанның бер авылындагы сайлау участогында бюллетеньнәрне санап, мөһерлиләр дә машинага төяп, район үзәгенә юнәләләр (мөгаен, шуңа охшаш меңләгән очракның берседер бу). Кала чигенә җиткәч, участок сайлау комиссиясе рәисенең кәрәзле телефоны шалтырый:

– Сез, фәлән-фәләнеч (бу вакыйга турында сөйләүченең үтенече буенча исемнәрен атамыйм. – Авт.), “Бердәм Русия” фиркасен яклап сайлаучыларның 70% тавышын җыйдык дип әйттегезме әле? – дип сорыйлар район сайлау штабыннан.
– Әйе, Сезнең күрсәтмәне үтәп, нәкъ шулкадәр тавыш җыйдык, – була җавап.
– Бу санны арттыруыгызны сорыйм, КПРФ тарафдарларының берничә бюллетенен алып, алар урынына “Бердәм Русия”ныкыларны салыгыз.

Машина йөртүче сөйләвенчә, алар якындагы бер оешманың административ бинасын ачтырып кергән һәм бюллетеньнәр тутырылган зур пакетның мөһерен эретеп ачып, сайлау өчен җаваплы чиновниклар кушканча, “план”ны тагын да арттырып үтәгән. Нәтиҗәдә, “Бердәм Русия” инде 93% чамасы тавышка ия була. Димәк, минем барлы-юклы сайлау хокукымны, инде үзем теләгән кандидатка тавыш биргәннән соң да, шул рәвешле тартып алмасларына бернинди гарантия юк. Бусы да аның сайлауга бармавыма бер сәбәп”, дип сайлауда катнашу-катнашмауның аермасы юклыгына басым ясый автор.

Урын кешене бизиме?

Бу баш исемдәге язма “Ахырзаман галәмәтләре” битендә урын алган.

“Элек урын кешене түгел, кеше урынны бизи, диләр иде. Тырышып эшләргә, намуслы булырга өндәүче әлеге әйтем хәзер онытылып бара инде. Чөнки заманалар үзгәреп, киресенчә, җылы урында утыручы “кирәкле” кешеләр чәчәк ата торган чаклар җитте”, дип яза автор Фаилхак.

Бу күренешкә мисал итеп Русия Төзелеш министрлыгы карамагындагы федераль лицензия үзәгендә утыручы түрәләрне китерә.

“… Төзүче халкы теге яки бу эшләрне башкарырга хокук бирүче лицензия сорап шушында килә. Гозер белән килүчеләргә ачык чырай күрсәтеп, йомышларын тиз арада хәл итәргә ярдәм итсәң, Үзәк һәм үзең турында яхшы фикер калдырырга да, рәхмәт ишетергә дә була инде ул. Ләкин хәзер рәхмәтне май итеп икмәккә ягып булмый, дигән кинаяле әйтем еш ишетелә. Бу исә күбрәк үз җаеңны карарга да дәүләт биргән урыннан тулысынча файдаланып калырга кирәк дигәнне аңлата.

Мондый фикер өстенлек иткән оешмада йомыш юллап йөрүчеләр үзеннән-үзе урындагы кешеләр өчен өстәмә керем чыганагына әверелә.

Түбән Камадагы монтаж һәм ремонт эшләре белән шөгыльләнеп килгән бер фирма җәмгыятькә файдалы эшчәнлекне киңәйтергә исәп итеп, төзелештә генераль подрядчик булырга мөмкинлек бирүче хикмәтле кәгазьгә ия булырга ниятли…Мәгълүм ки, мондый җирдә арттан этүче булмаса, алга барулары бик кыен. Әлбәттә, инде әйтелгәнчә, хәзер рәхмәткә эшләмиләр, ягъни үзең “төртмәсәң”, сине дә алга этеп-төртеп азапламыйлар”, ди автор.

Мәкалә ахырында Фаилхак җәркемгә таныш мәкалне җылы урында эшләүчеләргә туры китереп болай ди: “Урын кешене бизәми, урын кешене боза”.

Группировщик яза, тыңлау “обизон”!

Бу мәкаләнең авторы үзе дә заманында группировщик булган Айнур Шәрипов. Урам кагыйдәләре белән яшәүчеләр шәһәрдә генә түгел, авылда да группировка чәчәк ата икән. Айнур үз мисалында группировщикның киеренке яшәү рәвешен тасвирлый.

“Районнардагы группировкалар көннән-көн арта бара, кануннар да катгыйлана тора. Инде татар районында кызларның да җыелыша торган урыннары билгеләнгән. Сине дусларың күпме генә группировкага кер дип үгетләмәсен, бу афәттән чыгу юлларын алдан күзаллау мәслихәт, чөнки әлеге вакыйга белән һәркем күзгә-күз очраша. Ә котылу юлы бер: группировка тирәсенә якын да килмәү! Кем булып яшисең килә: «пацан» атлы арт сөртүчеме, әллә инде ирекле кеше булыпмы? Сайла! Киләчәк бүгеннән башлана!”, дип үз киңәшләрен бирә элекке группировщик егет.

Эчүчелек авыл үлеменә китермәсме?

Казан шәһәрендә яшәүче Азат Мөхәммәтҗанов авыл җирендәге киң тарала башлаган аракы афәте турында.

“Элегрәк шәһәр җирендә җитлеккән эчүчелек чәчәгенең орлыклары авыл җиренә дә таралып, шау чәчәк атып җибәрде. Еллар буе хезмәте өчен акчасын ала алмаган, алган очракта да, 300-400 сум гына кулына кергән авыл ирләре аракыны кулай күрә бирә. Чөнки, чыннан да, тузанга, майга батып, мондый кеше көләрлек хезмәт хакын гаиләгә алып кайтып бирү – үзе оят. Ә авыл җирлекләре җитәкчеләренә шул гына кирәк тә. Хезмәт хакын бирмичә, аракылата түләүне алар инде үз итеп алды…

Изгелек, булышу-ярдәм дә тере товар – аракы ярдәмендә бәхилләштерелә. Күршесенә печән, салам алып кайтып биргән абзый, акча алмыйча, шул аракы белән чикләнә. Ике якка да әйбәт: печән алып кайтыла, авырткан баш та төзәтелә. Ә эчкән кешедән яхшылык көтәсе юк. Аңа үстергән газиз ана да, яраткан тормыш иптәше дә, балалар да җен булып күренә. Ул аларны сүгә, кычкыра, теләсә-нинди сүзләр әйтә…

Шунысы үкенечле: бу тагын шулай 10-15 ел дәвам итсә, авылда әйбәт икмәк уңышы үстерерлек кеше калмаячак. Күке сандугач булмаган кебек, исеректән уңган игенче ясап булмый бит. Шуңа да алда икмәкне тулысы белән чит илдән алырга калмагаек”, дип тәмамлый үзенең мәкаләсен Азат Мөхәммәтҗанов.

“Безнең гәҗит”тә “Азатлык”

Газетаның бу санында “Азатлык” радиосы хәбәрчеләре әзерләгән мәкаләләр күп урын алып тора. Алар арасында: “Казанның элеккеге башлыгына 60 яшь”, “Татарларның дүртенче революциясе”, “Урта сыйныф каешын кыса башлады”, “Элек киткәннәрне авыл кабул итми”, “Журналистларга Русиядә куркыныч”, “Эшсез каласың килмәсә – ришвәт бир” һәм башкалар.
XS
SM
MD
LG