Accessibility links

Кайнар хәбәр

Америка һәм Русия төймәгә басармы?


Байден Мюнхен иминлек җыенында Reset төймәсенә басарга чакырды
Байден Мюнхен иминлек җыенында Reset төймәсенә басарга чакырды
Ике арада каршылык тудырган берничә мөһим мәсьәлә бар – Иран, Әфганстан, ракета калканы, НАТО. Шуларның кайсыларында тарафлар уртак тел таба ала? Кайсыларында чигенә алмый?

Манас артында Кремль

Узган атнада Кыргыз президенты Корманбәк Бакыев Манас ныгытмасыннан американ хәрбиләрен чыгару ниятен белдергәч, күзәтүчеләрнең күбесе моның артында Кремль кулын күрде.

Беренчедән, Бакыев бу белдерүен Мәскәүдә ясады. Икенчедән моның алдыннан гына Русия Кыргызстанга 2 миллилард доллар ярдәм бирде.

Американнар танырга теләмәсә дә, Манас ныгытмасы алар өчен зур югалту була ала. Әфганстанга корал һәм гаскәр китерү өчен ул иң уңайлы юлларның берсе иде.

Берничә көннән Мәскәү Вашингтонга көтелмәгән тәкъдим ясады – Әфганстанга йөкне Русия ашы ташырга тәкъдим итте. Бу Вашингтонның күптәнге хыялы иде.

Әфганстанга Мәскәү аша

Мәскәүнең шушы тәкъдиме Бишкәкнең чигенүе белән бергә, беренче карашка, каршылыклы күренә. Кайбер күзәтүчеләр монда Кремльнең алдан уйланган стратегиясен күрә. Янәсе, ул Вашингтонга Әфганстан юлының Мәскәү аша үткәнен күрсәтергә тели.

"Бу авылда без хуҗа дигән әйтем бар, - ди Русия белгече Николас Гвоздев. – Йә безнең белән килешәсез, йә сезгә берни эләкми."

Гвоздев сүзләренчә, Мәскәү элекке совет илләрен янә контролгә алырга тырыша. Һәм бер уңайдан Вашингтонның реакциясен сыный. Башта Грузия сугышы, аннары Украина белән газ сугышы, хәзер менә Кыргызстан.

Вашингтон казык кага

Ул арада Вашингтон да үзенең казыкларын кага. Узган атна Мюнхен иминлек конференциясендә вице-президент Джозеф Байден Русия-Америка мөнәсәбәтләре "төймәсен сүндереп-кабызырга" чакырды. Ихтимал хезмәттәшлек тармагы итеп стратегик корал кыскартуны атады.

Берүк вакытта Байден бер илнең дә "йогынтысын арттыруына", башка илләрнең эшенә тыкшынуына фатыйха бирмәячәкбез, диде.

Бер яктан, Әфганстанда уңышлы хәрәкәт итү өчен Мәскәү белән аңлашу кирәк, икенче яктан, Ак Йортның Мәскәүгә кисәтү ясау теләге дә аңлашыла, ди Никсон үзәге мөдире Пол Сандерс:

"Андый омтылышны һәр американ президенты кире кагырга тиеш. Чөнки дөнья алай бара алмый. Икенче яктан, Мәскәү каршы булса бу төбәктә эш итүе авыр булачак."

Мәскәү вакыт суза

Төймәне сүндереп-яндырырга чакырса да, Байден каршылыклы мәсьәләләрдә чигенеш ясамады. Грузия һәм Украинаның НАТОга омтылуына теләктәшлек белдерде, Европада ракета калканы урнаштыру ниятеннән ваз кичмәде.

Шуңа да карамастан, Мәскәү Вашингтонның тышкы сәясәттә "тонын үзгәртү теләген" уңай бәяләде. Белгечләр фикеренчә, Кремль Вашингтонның чын ниятен аңларга тели.

Әфганстан чынлап та төп юнәлешкә әйләнсә, анда ярдәм итү хакына шартар куеп булачак. Шул ук НАТОны киңәйтмәү шартын. Вашингтон күпме чигенә ала, әлегә әйтүе кыен.

Дошмансыз мөмкин түгел

Кайбер күзәтүчеләр Обама чорында Америка-Русия мөнәсәбәтләренең артык яхшыруына ышанмый. Сәясәт белгече Андрей Пионтковский сүзләренчә, Кремль дошмансыз яши алмый.

"Кремль җитәкчелеге Америкада дошман күрүдән беркайчан да баш тартмаячак. Соңгы 2-3 елда Русиядә антиамериканизм коткысы наркотикка әйләнде."

Обама белән Медведевның беренче очрашуы апрель аенда Лондонда үтәчәк Зур 20-лек саммитында булыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG