Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эчке базарны яклау ярдәм итәрме?


Ил эчендә җитештерелгән товарларны гына сатып алу, экспортның кимүенә китерергә мөмкин. Глобаль кризистан аерым-аерым гына чыгып буламы?

Кризис килү белән җитәкчеләр һәм гади халык куркуга сабышты, кискен хәрәкәтләр ясый башлады.

Британиядәге халык илдәге бер ширкәтнең Италиядән эшчеләр чакыруына каршылык белдереп урамга чыкты.

АКШта Вәкилләр Пулаты илдәге зур сәнәгать проектларында тимер һәм корычны илдә җитештерелгәнен генә кулланырга таләп итте.

Русиядә, хөкүмәт иске чит ил машиналарына чик салымын арттырды.

Хакимиятләр халыкны илдә җитештерелгән товарларны гына сатып алырга чакыра, аерым ширкәтләргә акчалар бүлеп бирә. Русия Үзәк банкы рубльне очсызланудан саклар өчен базарга акча чыгарып бара.

Русия һәм Татарстанда эчке җитештерүчеләрне яклар өчен төрле чаралар күрелгәндә, гадәттә протекционизм кирәкме, юкмы дигән мәсьәлә куелмый. АКШтагы кайбер белгечләр дә мондый сәясәтне яклый.

Вашингтондагы MBG мәгълүмат үзәге икътисадчысы Чарлз МакМиллон, АКШ хөкүмәтенең ил икътисадына ярдәм күрсәтүе бик кирәк иде, ди.

“Җирле товаларны сатып алу төшеп бара торган базарларда бәяне бөтенләй очсызланудан сакларга ярдәм итә. Бик күп ширкәтләр һәм сәнәгать оешмалары күп акча югалтты, алар бик авыр хәлдә калды. Хакимиятләр элекке бәйләрдән сәүдәне алып барыр өчен, базарларга акча кертергә яки кредитлар берергә тырышты”, дип сөйли белгеч.

2007 елдан башлап Америкада 3,6 миллион кеше эшен югалткан. Икътисадчы МакМиллан фикеренчә, протекционизм, ягъни яклау, көндәшлектән саклау, АКШның сәүдә балансын да җайларга ярдәм итәчәк.

Аның әйтүенчә, АКШ халкы илдә җитештерелгәнгә караганда чит ил товарларына 2 миллиард долларга күбрәк акча сарыф итә.
Глобаль дәрәҗәдә яшләүче ширкәтләр, җитештерү бәясен мөмкин кадәр төшерү өчен, бүлекчәләрен Кытай, Мексика, башка үсеп килүче илләрдә урнаштырып килде. Аның урынына АКШ аларга кредитлар биреп барды. Хәзер Америка Кытайга акча бирми башлады.
Кытай вәкилләре экспорт моңа кадәр булмаган түбән дәрәҗәгә төште дип белдерде.

Бу очракта протекционизм сәясәте, илдәге халыкның карашына туры килә. Кешеләр өйләрендә эш булуын тели. Әмма аның башка ягы да бар. Русия һәм Татарстан да, үзләрендә җитештерелгән товарларны гына сатып алырга кушса, чит илләрдә дә илнең товарларын алмый башларга мөмкиннәр.

Бу протекционизм сәясәте АКШ башлыгы Барак Обаманы икеләнәргә мәҗбүр итте. Бер яктан ул илдә эш урыннарын саклап калырга кирәк дип белдереп килде. Икенче яктан АКШ дөнья икътисадында зур роль уйный. Соңгы тикшеренүгә караганда, җәмәгать эшләрендә АКШта җитештерелгән товарларны куллану илдә 9 мең эш урынын булдырачак, икенче яктан, башка илләр шул ук максатта АКШ товарларын сатып алмый башласа, Америкада 6,5 мең ярым кеше эшен югалтачак.

Банк өлкәсендә хәлләр бераз аерыла. Хакимиятләр илнең икътисадын якларга тырышса, хосуый капитал үз мәнфәгатьләреннән чыгып эш итә. Көнбатыш Европада чит ил банклары базарның 60-тан алып 90 процентка кадәр өлешен үз кулында тотта. Халыкара финанслар институты, алга таба дөньяда инвестицицияләр кертү $929 миллиардтан алып 165 кадәр төшәргә мөмкин, дип фаразлый.

Банкларга сәяси басым да ясала. Аларның кайберләре, хөкүмәт катнашлыгыннан башка, читкә кредит бирмәячәге турында белдерә.

Хәзер дөньяда протекционизм яклы һәм аңа каршы чыгучылар арасында бәхәсләр бара. Европа Берлегенең март аенда буласы саммитында һәм G20 очрашуында кризиска каршы килештерелгән чаралар тикшереләчәк дип көтелә.
XS
SM
MD
LG