Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 21:13

Русиядә милли күрәалмаучанлык һәм нацизм белән бәйле җинаятьчелек үсә бара. Әмма бу җинаятьләр турындагы мәгълүматка халыкның игътибары кими.

Мәскәүдә Бәйсез матбугат үзәгендә “Сова” дип аталган мәгълүмат аналитик үзәге җитәкчесе урынбасары Галина Кожевникова “2008 елда Русиядә радикаль милләтчелек һәм аңа каршы тору” дигән темага хисап белән чыкты.

Аның белдерүенә караганда, 2008 ел әйтеп үтелгән вакыйгаларга бик бай булган. “Беренче чиратта Русиядә милли күрәалмаучанлык һәм нацизм белән аңлатылган җинаятьчелекнең үсеше югары булып кала. Шул ук вакытта андый җинаятьчелек турындагы мәгълүматларга җәмәгатьчелекнең игътибары кими бара, сәяси хәкимият ул мәгълүматны киң даирәгә тарату белән кызыксынмый”, диде Кожевникова.

Галина Кожевникова сүзләренә караганда, бу рухтагы һөҗүмнәрендә еш кына шартлаткычлар, ата торган кораллар кулланылуы күзәтелә, ә инде җинаятьләр үзләре көнкүрештәге очраклы хәлләр дигән битлек астына яшеренә.

“Хәзерге вакытта Русиянең күп кенә шәһәрләрендә нацистларның бер җитәкчелек астына корылган киңәйтелгән челтәре барлыгы турында ныклы ышаныч белән әйтергә була. Бу төркемнәрдә йөргәннәрнең исемнәрен хәзер без “Молодая гавардия”, “Наши” дип аталган Кремльгә якын оешмаларда күрәбез. Аларның төп җитәкчелеге Мәскәү өлкәсе губернаторы Громов кул астында”, диде Галина Кожевникова.

Хәрби комитетлар каршында оешкан ватанпәрвар клубларына йөрүчеләрнең күпчелеге нацистлар тәшкил итә икән. “Алар анда махсус әзерлекләр узалар. Шулай да мин барлык хәрби комитетларны гәепләү ягында түгел”, ди Галина Кожевникова.

2008 елда милли күрәалмаучанлык дип бәяләнгән җинаятьләрдә 525 кеше зыян күргән, шуларның 97 һәлык булган. Бу җинаятьләр Русиянең 44 төбәгендә күзәтелгән. Мондый хәлләрнең күпчелеге Мәскәү (57 кеше үлгән, 196-сы яраланган) һәм Петербур шәһәрләрендә (15 кеше үлгән, 38-е яраланган) очрый икән. “Ике ел тынлыктан соң нацистлар кабат Воронежда җанланды”, диде Галина Кожевникова.

Пенза өлкәсендә исә быел беренче тапкыр такырбашлар һөҗүменнән 4 кеше төрле яраланулар алган. Милли күрәалмаучанлыкның төп корбаннары - Үзәк Азиядән (49 кеше һәлак булган, 108-е яраланган) һәм Кавказ төбәгеннән килүчеләр (23-е һәлак булган, 72-се яраланган).

Элегрәк хокук саклаучылар такырбашларның һөҗүмнәрен хулиганлык дип аңлатырга тырышса, хәзер инде җинаятьчеләр үзләренең чын йөзләрен яшерми.

Галина Кожевникова сүзләренә караганда, быел милли күрәалмаучанлык маддәсе нигезендә хөкем карарлары күпкә арткан. “Элек берәмтекләп кенә кулга алсалар, хәзер инде нацистларны төркемнәре белән хөкемгә тарталар. Бу исә хокук саклаучыларның актив эшчәнлеге нәтиҗәсе”, дип аңлатты Галина Кожевникова.

XS
SM
MD
LG