Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Мәйдан” экстремистлар мәйданымы?


“Мәйдан” газетасы экстремистлыкта гаепләнә.

Башкортстан прокуроры Сергей Хуртин газетның узган елгы август саны уңаеннан Татарстан мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте. Эш шунда, газетның ул саны Чаллыда басылган иде.

Башкортстан прокуратурасы ул санга лингвистик тикшерү үткәргәннән соң анда экстремистик юллар да тапкан. Мәсәлән, урыс һәм татарларның “төп халык” белән тигез булмавы турындагы юллар, башкорт руханиларын тәнкыйтьләү шундыйлардан дип табылган.

Әлеге язмаларның авторы — Айрат Дилмөхәммәтов. Башкортстан прокуратурасының мөрәҗәгате уңаеннан Татарстан мәхкәмәсе бу эшне кайчан карар - әлегә билгеле түгел.
XS
SM
MD
LG