Accessibility links

Кайнар хәбәр

Федерация Шурасы комитеты мигрантлар хәлен тикшерә


Федерация Шурасының милли сәясәт комитеты Human Rights Watch оешмасының Русиядә кунак эшчеләрнең хәле турындагы хисапны тикшерә. Бу хакта Шура рәисе урынбасары Александр Трошин хәбәр итте.

Хисапта Русиягә читтән килгән эшчеләргә тиешле хезмәт хакы түләнми, алар тәртип саклаучылар басымы астында яши, диелгән.

Трошин сүзләренә караганда, читтән булган бу караш вазгыятьне үзгәртергә ярдәм итә ала. Алай да Трошин, оешманың хакимиятләр чаралар күрми, дигән сүзләрен кире какты. Федерация Шурасы Русиягә эшләргә килүчеләрнең аз гына булса да рус телен белүен шарт итү турында канун әзерли, диде Шура вәкиле.
XS
SM
MD
LG