Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ һәм Русия иярченнәре бәрелеште


Iridium иярчене
Iridium иярчене

Себер өстендә 800 чакрым биеклектә АКШ һәм Русия иярченнәре бәрелеште. 1.5 тонна авырлыгы булган иярченнәр калдыклары галәмгә чүп булып таралды.

10 февральдә Казан вакыты белән кичке 8ләрдә галәмдә Русиянең инде кулланылмаган "Космос-2251" хәрби иярчене һәм АКШның әле кулланышта булган "Iridium-33" иярчене бәрелеште.

1993 елда галәмгә очырылган "Космос-2251" 1997 елда кулланыштан чыгарылган булган. "Iridium-33" 1997 елда очырылган. Ул АКШның Motorola мобиль элемтә ширкәтенеке.

Кешенең галәмне өйрәнү тарихында бу кулланышта булган иярченнәрнең беренче шундый бәрелеше булып тора. Каза нәтиҗәсендә галәмгә иәрченнәрнең меңләгән кисәге һәм чүп таралган.

АКШның NASA галәм өйрәнү үзәге нәкъ шул чүп галәмне өйрәнүче корабларга куркыныч тудыра, дип белдерде. Иярчен калдыклары каза урыныннан 500дән алып 1300 чакрымга кадәр таралган.

Белгечләр җир тирәсендә инде 17 меңләп шундый чүп кисәге очып йөри, дип белдерә.

Беренче совет иярчене өлгесе - Спутник
Бүгенге көндә галәмдә тикшерүләр алып барган Халыкара галәм станциясенә куркыныч янамый. Алар каза булган урыннан 400ләп чакрым ераклыкта.

Советлар Берлеге 1957 елда үзенең беренче иярченен очырганнан бирле галәмгә 6600 иярчен очырылган. Бүгенге көндә шуларның 1000 эшли.
XS
SM
MD
LG