Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 19:39

"Трансаэро" Казанга оча башлый


30 марттан Русиянең "Трансаэро" һава ширкәте Мәскәү-Казан-Мәскәү очышларын башлый. Очышлар шимбә-якшәмбедән кала көн саен Boeing 737-500 очкычларында булачак.

Мәскәүнең "Домодедово" һава аланыннан очкычлар 11.05 китеп Казанга 12.25 киләчәк. Казаннан 13.25 китеп Мәскәүгә кире 15.00 кайтачак.

Бүгенге көндә Мәскәү-Казан арасында "Себер", "Татарстан", "ЮТэйр" ширкәтләре оча.

1990 елда төзелгән "Трансаэро" элекке Советлар Берлеге чорында ук беренче хосусый һава ширкәте булды.

XS
SM
MD
LG