Accessibility links

Кайнар хәбәр

Финанс кризисы - мәхәббәт кризисы


Кризис чорында яңа мәхәббәт эзләмиләр. Булганын сакларга тырышалар. Дөньяда аерылышырга теләгән гаиләләр саны кимегән. Кризис никахны ныгыта.

Русиядә халкының 80-90% мәхәббәт, гаилә һәм өйне иң беренче урынга куя. Гашыйклар саны кимегән. 2003-2007 елда 53-54% үзләрен гашыйк дип хис итсә, быел халыкның 45% гына мәхәббәт утында яна. Алай да гашыйк булганнар арасында күпчелеге ирләр икән.

Мәхәббәткә ышынган кешеләр Урал, Ерак Көнчыгыш һәм Себердә яши. Русиянең үзәк, төньяк-көнбатыш һәм көньяк төбәкләрендә халык күбрәк дөнья белән акча идарә итә, дип саный.

Русиянең фикер белешү үзәге бу сораштыруны 7-9 февраль көннәрендә 140 шәһәр һәм авылда уздырган.

Кризис никахларны ныгыта

Фикер белешүләр кешеләрнең кыйбатлы кием, машина һәм эш турында түгел, ә күбрәк гаилә турында уйлавын күрсәтә. Юристлар аерылырга теләүчеләрнең үз гаризаларын кире алулары күзәтелә, ди. "Быел көтелмәгән хәл - яңа елдан бирле өйләнешергә теләгән кешеләр күпләп килә, аерылырга теләгәннәр бик аз, 16 ел эш дәверендә мондый хәлне күргәнем булмады," ди Британиянең Пул шәһәре хакимиятендә эшләүче Крисси Стэйнтон.

Узган елдан бирле Нью-Йоркта аерылышулар 9.4% кимегән. АКШның Флорида штатында быел гына 5.2% азрак гаилә таркалган. Бу саннарны белгечләр аерылгач милек бүлешү, балаларга акча түләү кирәклеге белән аңлата. Гаиләләр кризисны бергә үткәреп җибәрү ягын карый.

Балалар күбрәк туа

Непал илендә чыгучы матбугат язуынча, кризис сәбәпле утны озак вакытка өзеп тору аркасында ирләр хәләл җефетләре белән күбрәк вакыт уздыра. Нәтиҗәдә балалар күбрәк туачак, дип фаразлый җирле басмалар.

Непалда халык электр уты булмавы аркасында эшкә йөрми, күбрәк өйдә утыра. Әмма табиплар туу бик артыр, дими. Вакытсыз килгән йөклелектән котылырга теләүчеләр бала төшерү үзәкләрендә чиратка тезелә, ди белгечләр.

Сөйләшегез!

Аерылырга ният иткән парларны кризис кына саклап кала алмый. Чехиядә узган елда таркалган никахлар саны арткан. Бу атнада Чехиядә ир белән хатын атналыгы үтә. 14 февраль гашыйклар көне белән тәмамланган бу чараны 20 ел никахта булган 4 бала атасы Чехиянең хезмәт министры Петр Нечас башлаткан.

Никахлар сөйләшмәгәнгә таркала
Белгечләр никахларны таркалуга китергән иң зур проблема – ир белән хатынның үзара сөйләшмәве, ди. Никах бәхетле булсын өчен атнасана кимендә 14 сәгать сөйләшергә кирәк. "Чәй эчәсеңме? Ничәдә кайтасың?" кебек сөйләшү – сөйләшүгә саналмый.
XS
SM
MD
LG