Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ икътисадына ярдәм булачак


АКШ канун чыгаручылары икътисадка 789 миллиард долларлык ярдәм турында килешүгә иреште. Сенатта күпчелектә булган демократлар вәкиле Һэрри Рэйд, чаралар арасында 3 миллион эш урынын булдыру да каралган, дип белдерде.

Ярдәм күләмен 800 миллиард доллардан арттырмау өчен республиканнар белән демократлар арасында сөйләшүләр барды. Ярдәм турында бу канун өлгесе бүген үк тавышка куелыр, дип көтелә.
XS
SM
MD
LG