Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ вәкиле Һолбрук Кабулга килде


АКШның төбәктәге махсус вәкиле Ричард Һолбрук бүген Кабулга килде.

Чәршәмбе Әфганстан башкаласында хөкүмәт биналарына булган һөҗүмнәрдә кимендә 20 кеше һәлак булды. 3 сәгатькә якын барган хәрби чарада һөҗүмнәрне оештырган Талибанның 8 сугышчысы үтерелде.

Әфганстанның күзләү хезмәте башлыгы Әмрулла Салеһ, сугышчылар һөҗүмнәр алдыннан үзләренең Пакстандагы җитәкчеләренә кыска хат-смс җибәргән булган, дип белдерде. Пакстан рәсмиләре моңа бер аңлатма да бирмәде.
XS
SM
MD
LG