Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азатлыкны һәркем үзенчә аңлый


“Звезда поволжья” басмасында галимнәр фән һәм тел, милләтпәрвәрләр милләт язмышы, сәясәтчеләр алдагы сайлау турында борчыла.

Илдә ике башлы хакимият, финанс кризисы, сайлаулар вакытында азатлыкның кадере тагын да арта. Аны һәркем үзенчә аңлый. “Звезда поволжья” басмасы республикада демократияне чагылдыручы матбугат чараларның берсе санала. Басманың яңа санында да азатлыкка кагылышлы кайбер фикерләр бар.

Галим Дамир Исхаков, финанс кризисына борчылып, әлеге дә баягы милли компонент мәсьәләсенә кайта. Аның фикеренчә, милли компонентка каршы торучы 309-нчы федераль канун ахмаклык түгел, ә ил җитәкчелегенең сәяси карашы. Ул 2004 елда төзелгән “Русиянең этномилли мәгариф сәясәте дәүләт концепциясе”нә игътибар итәргә киңәш итә. Исхаков Русия фәннәр академиясе галиме Кузьмин аңлатмаларына таяна. Аныңча, Русия җитәкчелеге этномилли мәсьәләләрне хәл итү хокукын төбәкләргә бирергә теләми һәм илне асылда бер милләтле итмәкче була.

Милли мәсьәләләргә килгәндә, “Звезда поволжья”да татар халкының Милли мәҗлеснең элекке рәисе Илдус Әмирханның Фәүзия Бәйрәмовага җавабы бастырылган. Әмирхан, Бәйрәмованың сөргендәге хөкүмәт оештыруда Милли мәҗлеснең катнашы юк, ди. “Мин тәкъдим иткән программа кире кагылып, игътибар төзелгән уйдырма хөкүмәткә юнәлде. Әмма мин ул вакытта бар эшләргә җавап бирүче мәҗлес рәисе буларак, бу эшләргә каршы”, ди Әмирхан.

Басманың баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов исә соңгы вакытта сәясәттәге азатлыкка игътибар итә. Билгеле, гадәттә ул җитәкчелекне тәнкыйтьли. Һәр атна диярлек, Әхмәтов оппозиция вәкилләрен “Казан мөнбәре” клубына җыеп, сайлаулар вакытындагы канун бозу очракларын да тикшерә. Әмма басманын бу санында Әхмәтов киресенчә, җитәкчеләрне мактап яза.

Ул Казанда Камил Исхаковның туган көнен билгеләү мәҗлесен тасвирлый. Туган көн бәйрәменә Русия мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко, президент Миңтимер Шәймиев, премьер-министр Рөстәм Миңнеханов, шәһәр башлыгы Илсур Метшин килгән икән. Әмма 400-дән артык кунак арасында, Дәүләт шурасы башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин, президент идарәсе җитәкчесе Юрий Камалтынов булмаган.

Әхмәтов заманында Исхаков белән Миңнехановның аралары бозылган булуын искә ала. Әмма республика җитәкчелегенең бәйрәмгә килүен, ул башлыкларның мәрхәмәтлелегенә бәйли.

Әхмәтов фикеренчә, Шәймиев, Миңнеханов, Мөхәммәтшин, Метшин сәясәттә дәрәҗәле җитәкчеләр. Республика оппозициясеннән саналган Грачев, Штанин, Салий, Алтынбаев, Мортазин тәхеткә килсә, күптән республиканы юк итәрләр иде, ди ул.

Әхмәтов сүзләренчә, 90 елларда референдум үткәргән вакытта Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүнең хасбулат югары шурасына килгәч куәт көчләр аңа төрмә белән дә янаган. Әмма көчле җитәкче андый шартларда да югары даирәдә кала алган.

Автор Илсур Метшин турында да җылы эндәшә. Янәсе, ул гына кайчандыр караңгы, пычрак, тоткыннар шәһәре саналган Түбән Камадан чәчәк ясаган.

Тормышның финанс кризисы тәэсирендә үтүен белеп, билгеле бу мәсьәләгә дә тукталмый булмый. Журналист Татарстанның йөзек кашы саналган “Татнефть” ширкәтенең язмышы аяныч, ди. Чөнки нефтьнең мичкәсе 40-45 доллар бәяләнгәндә ширкәт табышсыз эшли. Миңнеханов фикеренчә, болай дәвам итсә, апрельгә ширкәт чимал чыгаруны туктатырга мәҗбүр була. Салымны киметү үтенече белән республика җитәкчелеге Кудринга да берничә тапкыр мөрәҗәгать иткән инде. Әмма ул “Татнефть”нең электән җыеп калган байлыклары кризистан югалтуларсыз чыгырга ярдәм итәчәк, ди икән. “Крисизка сылтап Русия җитәкчелеге ширкәтне федерация милеге итәргә мөмкин. Ул вакытта бернинди бәйсезлек турында сүз бара алмый. “Татнефть” булганда гына Татарстан “булдыра”, булмаганда - юк. Шуңа да Татарстанның эчке төзелешендә һичшиксез, үзгәрешләр булырга тиеш”, ди Әхмәтов. Әмма алар бары тик 1 март сайлауларыннан соң гына башланачак.



XS
SM
MD
LG