Accessibility links

Кайнар хәбәр

Министр урынбасарлары акча урлауда шикләнелә


Русия прокуратурасының тикшерү комитеты зур күләмдә акча урлауда шикләнелгән кешеләрнең исемнәрен бәян итте. Алар финанс министрының ике урынбасары - Сергей Сторчак һәм аның элекке хезмәттәше Вадим Волков. Комитет башлыгы Александр Бастрыкин сүзләренә караганда, аларның 18 миллион доллар акчаны урлауга катнашы булган.

Сторчак эшен тикшерү тәмамланып килә, тиздән ул мәхкәмәгә тапшырылачак. Сторчак 2007 елның ноябрендә тоткарланган. Узган елдан бирле аңа шәһәрдән китү тыелган.
XS
SM
MD
LG