Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коммунистлар атасы Казанга килде


Русия коммунистлары җитәкчесе Геннадий Зюгановка “Яңа Гасыр” телевидениесендә чыгыш ясарга рөхсәт ителмәгән. Журналистларга ул күбрәк икътисади кризис турында сөйләде.

Геннадий Зюгановтан тыш, матбугат очрашуында Русия Дәүләт думасы депутаты Сергей Обухов, Татарстан коммунистлары партиясенең беренче секретаре Хафиз Миргалимов, Татарстан парламентына коммунистлар фиркасеннән депутатлыкка намзәт булып баручы Владимир Комоедов һәм Валентин Кострин катнаштылар.

“Зюгановның килүе фракция планы нигезендә уза. Алар инде күп өлкәләрдә булдылар. Татарстанда хәзер парламент сайлавына әзерлек бара. Алабугага Русия Дәүләт думасы рәисе Борис Грызлов, Татарстанга “Гадел Русия” партиясеннән Александр Бабаков килеп китте. Нишләп безнең Зюгановка да килмәскә”, диде Миргалимов.

Билгеле булганча, Татарстанда Миргалимовтан тыш, коммунистлар фракциясенең икенче бер төркеме дә бар. Бу - Александр Салий, Нәсимә Столярова һәм башкалар. Әмма Зюганов аларны танымаска чакырды. Ул Татарстандагы коммунистларның бер-берсе белән талашып яту нечкәлекләренә әлләни тукталмады.

Очрашуда журналистлар узган Русия Дәүләт думасы сайлаулары вакытында Казанда коммунистлардан күзәтүче булып йөргән Фәрит Хәбибуллиның үлемен тикшерү нәтиҗәләре белән кызыксынды. Билгеле булганча, Хәбибуллин сайлау бүлгесендә милиционер тарафыннан кыйналган иде һәм күпмедер вакыттан соң йөрәк өянәгеннән үлде.

“Бу эш бөтен Европада яңгыраш алды. Без инде эчке эшләр министрлыгы, прокуратураны да йөреп чыктык. Анда Хәбибуллиның үлеме сайлау бүлгесендәге кыйнау белән бәйле түгел дип әйтәләр. Әмма безнең партиянең юридик хезмәтләре әлеге эшне тикшерүне дәвам итә”, ди Обухов.

Ул коммунистлар партиясеннән 10 кешесенең үтерелүен һәм кыйналуын әйтте.

Зюганов исә коммунистларны кимсетүләр һәрдаим бара, ди. Мисал өчен, ул телевидениеда эфир вакыты бирмәүләреннән зарланды. “Татарстан - Яңа Гасыр” каналында да Зюгановка чыгыш ясарга рөхсәт ителмәгән.

“Бездә бу ризасызлык тудырды. Сайлау комиссиясе: “Партия җитәкчесе үз фиркасе кешеләре өчен өндәү алып бара алмый” дигән махсус кәгазь җибәргән”, ди Обухов.

Аның әйтүенчә, бу очракта Русия үзәк сайлау комиссиясе рәисе Чуровның гамәлләре дөрес түгел. Чөнки Зюганов партия эшчәнлеге турында гына сөйләмәкче булган.

Аның каравы Русиянең барлык төбәкләрендә “Бердәм Русия” фиркасенең шигарьләре эленгән, дип канәгатьсезлек белдерде коммунистлар.

Геннадий Зюганов үзе күбрәк финанс кризисы турында сөйләде. Аның сүзләренчә, бары аларның партиясе кенә кризистан чыгу өчен дөрес юлны күрсәтәчәк.

“Чит илгә ягулык сатып кына акча эшләү упкынга китерәчәген без әллә кайчан әйтә килдек. Сезнең республика да шуннан зыян күрә. Чөнки Татарстан икътисады 60% экспортка эшләде”, ди Зюганов.

Аның сүзләренчә, Русиядә хәл көннән-көн авырая гына бара.

“Русиядә инде хәзердән үк алтын валюта байлыклары 400 миллиард доллар тирәсе генә калды. Әмма бурычлар инде 460 миллиард сумны тәшкил итә”, диде Зюганов.
XS
SM
MD
LG