Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 05:38

Икътисади кризис Русиянең сәяси көчен киметте, ди белгечләр. Бу яңа шартларда алар Европа Берлеген Русиягә карашын тәгәенләргә чакыра.

Пәнҗешәмбе көнне Брюссельдә Русия һәм Европа Берлегенең күршеләрә белән мөнәсәбәтләренә багышланган тыңлаулар үтте.

Анда катнашкан экспертларның чыгышлары Русиядәгә читтән карарга мөмкинлек бирде. Мәсәлән, элекке швед дипломаты, ә хәзер Русия һәм Көнчыгыш Европа белгече Андерс Аслунд, Русиянең куркынычы турында сүзләр күпертелгән булырга мөмкин, дип белдерде.

Куркыныч түгел

Русиянең көче турында фикерләр премьер-министр Владимир Путинның уенына нигезләнгән иде, ди ул. Әмма хәзер Русия икътисады түбәнгә тәгәрәде, шуңа илнең сәяси көче дә какшады, дип саный эксперт Аслунд.

“Путинга бәхет елмайган иде, әмма аның режимы тотрыклыгын югалтты. Русия хәзер юллар чатында тора. Ул авторитар илгә әверелә ала, дәүләт капиталы һәм протекционизм сәясәтен сайлый ала. Ул вакытта аңа Европа берлеге белән хезмәттәшлек итү кирәкми, яки ул либераль сәясәт һәм икътисад юлыннан китәчәк, бу инде капма-каршы юнәлеш булачак”, диде Аслунд.

Ул, Русиянең бөтен көче нәфть һәм газга бәйле иде, бу товарның бәясе үсеп баруы байлыкны арттырып барды, хәзер хәлләр үзгәрде, бу ягулыкны читкә сату 40% кимергә мөмкин, дип әйтә.

Алсунд, нефтькә бәя күтәрелгән очракта да, Русиянең эчендә башка күп санлы проблемалар барлыгына игътибарны юнәлте. Мәсәлән, коррупцияне Русиядә “контрольдә тотып булмый” ди ул. 2000 елдан башлап илдә яңа юллар төзелмәгән, урлашу, ришвәтчелек киң таралганга күрә, ил зур төзекләндерү проектларын тормышка ашыра алмый, дип саный Аслунд.

Путин кулы астында ил коррупциядә батты гына түгел, нәтиҗәсез була башлады, диде бу белгеч.

Русия байлыгының төп чыганагы дип саналган, “Газпром” ширкәте бу елда җитештерүне 8% киметте.

“Газпром”ның ширкәтне үстерү һәм җиһазларны яңарту өчен акчалары юк, төп юнәлешләрдә кимү барганда, Көньяк һәм Төньяк Агым проектларының төзелеше акча туздыруга әйләнеп кала, дип саный Андерс Аслунд.

Ул узенең чыгышында Русия банкларын “ярлы” дип атады, рубльнең кыйммәтен саклап калу тырышлыклары уңышсыз тәмамланды, диде. Аның сүзләренә караганда, Русия ширкәтләре үзләре өчен уңайсыз шартларда акчаны читтә сорарга мәҗбүр.

Европаның карашы

Европа Берлеге мондый шартларда нәрсә эшләргә тиеш соң? Европа Шурасының тышкы мөнәсәбәтләрен өйрәнүче тикшеренү үзәге вәкиле Андрю Вильсон, Европа илләрен үзара килешеп эшләргә чакырды һәм Русиягә алай күп өмет багъламаска тәкъдим итте.

Русия белгече Аслунд, Европа Берлеген Русиягә карата сәясәтен ачыкларга чакырган иде. Ул мәсәлән, либеральләштерү принциплары тупланган энергия килешүен торгызырга тәкъдим итте. Аны Русия имзалаган булган, әмма расламаган.

Аслунд, Русиянең Украина белән бәхәсе, Мәскәүнең Киевка тәэсир итү мөмкинлекләренең кимүен күрсәтә, ди. Газ бәхәсендә, Украинага 20% ташлама бирү белән Русия канәгать түгел иде, ди белгеч. Аслунд премьер-министр Путинның рәсемнәрен күрсәтеп, ул бәхетсез һәм курыккан кебек күренә, дип белдерде.

Европа Шурасының тышкы мөнәсәбәтләре тикшеренү үзәге вәкиле Вильсон, Европа Берлегенең күршеләренә карата сәясәте читтән күзәтү кебегрәк иде, хәзер ул илләр мәнфәгатьләрен исәпкә алып төзелергә тиеш, ди. Иң беренче чиратта, Европа Берлеге күрше илләрнең суверенитетын көчәйтү турында уйларга тиеш, диде Вильсон.

XS
SM
MD
LG