Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дарвин тууга 200 ел. Русиядә аңа хөрмәт бетте


Эволюция теориясе атасы Чарльз Дарвин (12.02.1809-19.04.1882)
Эволюция теориясе атасы Чарльз Дарвин (12.02.1809-19.04.1882)

Чарльз Дарвинның тууына 200 ел тулганда Русия мәктәпләрендә аның гыйлеменә игътибар кими, фән кешеләре авыр чор кичерә.

12 февральдә инглиз галиме, мәшһүр "Төрләрнең килеп чыгышы" ("On the Origin of Species") хезмәте авторы Чарльз Дарвинның тууына 200 тулды.

Совет җитәкчеләре Дарвинны “интеллектуаль каһарман” итеп күтәреп, аның табигать фәнендәге хезмәтләрен коммунизм доктринасын куәтләү өчен файдаланган иде. Совет чорыннан соң Русиядә Дарвинга мөнәсәбәт ничек үзгәрде соң?
Мәшһүр "Төрләрнең килеп чыгышы" китабының чираттагы басмасы

Бу атнада Мәскәүдәге Дарвин Музеенда шушы зур юбилей уңаеннан бөек галим һәм “эволюция атасы” хезмәтләренә багышлап күргәзмәләр тәлгәше ачылды.

Музей мөдире Анна Клюкина мәктәпләрдә фән укыту нык кимегәндә бу күргәзмәләр балаларга дарвинизмны тирәнрәк аңларга ярдам итәчәк ди.

Соңгы елларда Русия мәктәпләрендә фәнни Дарвин теориясенә бик аз гына урын бирелеп, православие өйрәтү көчәя бара.

Клюкина әйтүенчә, юбилей елы буе дәвам итәчәк 12 күргәзмә балаларга да, өлкәннәргә дә Дарвин теорияләрен өйрәтәчәк.

Күргәзмәләр Даврин теориясен тирәннән дә, балалар өчен җиңелчә итеп тә күрсәтәчәк.

Тирәннән кызыксынучылар өчен әзерләнгән күргәзмә “Дарвин: Риваять һәм чынбарлык” дип аталса, яшьрәк тамашачылар өчен җиңелчә итеп “Бөҗәкләр тормышы” һәм “Бүреләрдән ничек эт килеп чыккан” исемле күргәзмәләр дә бар.

Шулай да күп кенә гаиләләр бирегә Дарвин теориясе белән кызыксынып түгел, ә бары тик балаларына төрле җәнлекләрне күрсәтү өчен генә килә икән.

Заманында Советлар Берлегенең галимнәр даирәсе дөньяда иң зурлардан берсе иде. Берлектә фәне кешеләре 1 миллионнан артык исәпләнә иде. Ул чакта совет галимнәре саны АКШныкыннан 30-лап процентка күбрәк булды. Хәтта фәннең һәрбер тармагын ныклап өйрәнү өчен Себердә тулы бер Академгородок шәһәре төзелде.

Советлар Берлеге җимерелгәннән соң исә фәнгә акча бүлү нык кимеде. Меңнәрчә галим яхшырак түләнгән эшкә чит илләргә китте.

Премьер-министр Владимир Путин галимнәрнең читкә китүен туктату, киткәннәрен кире кайтару максатында киләсе ел ахына кадәр фән өчен 900 миллиардка якын сум бүлергә вәгъдә иткән иде. Әмма Русиядә хәзерге икътисадый кризиз көчәя барганда, бу ниятнең ни дәрәҗәдә үтәлүен әйтүе кыен.
XS
SM
MD
LG