Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 17:41

Зур җиделек министрлары Римда очраша


Алга киткән 7 илнең финанс министрлары һәм үзәк банклары җитәкчеләре финанс кризисы турында сөйләшер өчен бүген Римга җыела.
Җыен алдыннан Халыкара Валюта Фонды җитәкчесе Доминик Страусс-Каан, хөкүмәтләрне икътисадка "чамадантыш артык" ярдәм итүдән тыелырга чакырды һәм бу уңайдан АКШта бүген тавышка куелачак ярдәм программасын телгә алды.

Бүген АКШ Конгрессы 789 миллиард долларлык ярдәм программасын тавышка куя. Күпчелекне демократлар тәшкил иткән вәкилләр пулаты һәм сенат программаны хуплар, дип фаразлана.

Обама хакимияте ярдәм чаралары арасында 3 миллионнан артык эш урынын булдыруны да күз алдында тота.

XS
SM
MD
LG