Accessibility links

Кайнар хәбәр

Григорий Рапота ислам дине җитәкчеләре белән очрашты


Иделбуе федераль округы вәкиленең Сембердәге эш сәфәре ике максаттан оештырылган: җирле халык белән аралашу һәм Иделбуе төбәкләренең ислам дине җитәкчеләре белән очрашу.

Җирле халык дигәне – аның тарафыннан иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә килгән 5 семберле турында. Беренче булып күпбалалы әни кеше килгән. Аның авыр сырхаулы улын дәвалау мөмкинлеге юк икән. Түрә кабул ителгән ханымга ярдәм вәгъдә иткән, бер ай эчендә аның гозере үтәләчәк, дигән.

Монысы шәхси гозерләргә генә кагылса, икенче чара Иделбуе гына түгел – гомумән, мөселманнарның иң авырткан җирләре турындагы мәсьәләгә багышланган иде. Рәсми исеме – “Конфессиональ сәясәт буенча эшче төркемнең мөселман секциясе утырышы.” Өлкә хакимияте бинасының Колонналы залында узган очрашуда, җитәкче даирәләрдән тыш, дөньяви фәннәр һәм ислам галимнәре, шулай ук Иделбуе округына кергән төбәкләр мөфтиләре катнашты.

Дин әһелләре үзләрен борчыган мәсьәләләргә басым ясады. Иң авыртканы – “экстремизм” дигән терминның бик тә киң мәгънәдә кулланылуы.

Нижгар өлкәсе мөселманнары җитәкчесе Дамир Мөхетдинов үзенең чыгышында моңа басым ясады:

“Дини китапларга бәя бирүчеләрнең наданлыгы аркасында, теләсә нинди китапны “экстермистик” дип атау гадәткә кереп бара. Әйтик, тыелган китаплар исемлегенә Аятолла Хомейни турындагы китапны да керткәннәр. Ә бит Иранда бүген бу бөек шәхес оештырган ислам революциясенең 30 еллыгын бәйрәм итәләр. Әлеге китап исә безнең өчен, праваслав динен тотучылар өчен “Житие Святых” китабы кебек үк, изге санала. Һәм иң аптыратканы – бу китапка “экстремистик” дигән бәяне бирү авыл шурасы мәхкәмәсе дә бирә ала. Ә эксперт вазифаларын авыл мәктәбе укытучысы үз өстенә алган. Мондый гамәлләр мөселман руханиларын аптырата да”, диде Дамир Мөхетдинов.

Ил башлыгының Иделбуендагы вәкиле Григорий Рапота да соңгы арада экстремизм төшенчәсе бик киңәйтелеп кулланылуына игътибар юнәлтте. Ул ил җитәкчелегенә, хакимият органнарына, шул исәптән Дәүләт думасына да мондый мәсьәләләр буенча тикшерү оештыруны сорап мөрәҗәгать иткән. Һәм төрле дини китапларга “экстермистик” дип бәя биргәнче, аларны тикшерүгә профессиональ белгечләрне генә җәлеп итәргә кирәк, ди.

Ульян өлкәсе башлыгы Сергей Морозов үз чыгышында мәгариф оешмаларында дин укытуга да тукталды.

Аның фикеренчә, беркем дә үзе генә дини әдәбиятка “экстермизистик” дип бәя бирә алмый. “Моны бары тик коллегиальорган гына үз өстенә алырга хаклы”.

Сарытау мөселманнары җитәкчесе Мөкатдәс хәзрәт Бибарсовның тирән эчтәлекле чыгышы аеруча тәэсирле булды.
Ул “экстремизм” төшенчәсенең теләсә нинди очракта теләсә нинди мәгънәдә кулланылуына борчылу белдереп, мөһим тәкъдим белән чыкты. “Дини әдәбиятка бәя бирү өчен экспертиза уздыру өчен компетентлы һәм абруйлы комиссия төзергә кирәк. Һәм бары тик шул комиссия генә дини китапларга бәя бирү хокукына ия булырга тиеш. “Экстремизм” дигән нәрсәнең бик тә үзенчәлекле һәм асылы томанлы булуы, теләсә нинди үзеңә ошамаган кешене экстремизмда гаепләү мөмкинлеге борчулар тудыра”, диде ул.

Һәм бу тәкъдим яклау тапты. Һәрхәлдә, кабул ителгән карарда “Экстремизм” төшенчәсенә ачыклык кертергә, моның өчен компетентлы һәм абруйлы комиссия төзергә карар кылдылар. Ә Русия президентының эчке эшләр идарәсе киңәшчесе Алексей Гришин бу тәкъдимне илбашына җиткерәчәге турында вәгъдә бирде.

Утырышта катнашучылар дини оешмалар һәм хакимият органнары арасында даими хезмәттәшлек урнаштыру кирәк, дигән фикергә килде. Бу җәһәттән, яшь буынны толерантлык рухында тәрбияләү дә бик мөһим икәне ассызыкланды.

Үзебездән шуны да өстәү урынлы булыр кебек, хәзер толерантлык сүзе, нигездә, түземлелек, башкаларга карата аларның җитешсезлекләрен гафу итү мәгънәсендә кулланыла. Ләкин 1992-елда чыккан “Словарь иностранных слов” дигән китапта беренче урынга менә нинди мәгънәле кулланылышы бирелгән: “Организмның чит-ят тәэсирләргә каршы тору өчен антителолар тудыру сәләтен югалтуы”. Монысын исә заманча СПИД термины белән дә тәңгәлләштереп була.

Әгәр бу төшенчәне шул мәгънәдә ислам динен тотучыларга карата гына куллансаң - башка диннәр тәэсиреннән саклану сәләтен югалту, дип тә кабул итәргә мөмкин булып чыга.
XS
SM
MD
LG