Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан татар конгрессы йокыдан уяна


Башкортстан татар оешмалары бу елның икенче ае үтеп барганда, ниһаять, йокыдан уяна башлады.

Башкортстан татар конгрессы Башкарма комитетына да җан керә. Ул быелгы беренче зур киңәшмәсен үткәрде.

Башкарма комитет утырышы көн тәртибенә берничә мәсьәлә кертелгән иде. Башта анда катнашучылар бу елның беренче алты аена Башкортстан татар конгрессының эш планы мәсьәләсен тикшерде.

Бу мәсьәлә буенча мәгълүматларны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Башкортстандагы даими вәкиле Алик Локманов бирде. Аннан соң фикер алышуларда башкарма комитет рәисе Тимергази Галиев, комитет әгъзалары Рәис Карачурин, Кәрим Яушев, Рамил Бигнов һәм башкалар катнашты.

Башкортстан татар конгрессы башкарма комитеты утырышында иң зур җанлылыкны уяткан сөйләшү Башкортстанда 2010 елда үтәчәк халык исәбен алуга әзерлекне тикшерү тирәсендә булды. Бу мәсьәлә буенча төп чыгышны Кәрим Яушев ясады. Кәрим әфәнде, 2010 елдагы җанисәп алуларга кадәр үк, хәзердән актив эш башлау кирәклеген искәртте. Шушы шартларда, 2002 елда Башкортстанда үткән җанисәп барышындагы кебек үк, тагын да татар халкын башкортлар исәбенә кушып куйдыртмас өчен, зур тырышлык салырга кирәк, ди Яушев.

Башкарма комитет утырышында катнашучыларга танылган татар галиме Илдар Габдрафыйков та бу тәңгәлдә тәгаен тәкъдимнәрен әйтте.

“Безгә үзебездән башка беркем дә ярдәм итмәячәк. Халык арасында аңлату эшләре алып бару, татар рухын көчәйтү, милли үзаңны уяту өчен, иң беренче чиратта, бәйсез газета чыгару кирәк. Халык исәбен алуның никадәр мөһим икәнлеген аңлаучылар табылыр һәм бу басма дөнья күрә башлар”, диде Илдар Габдрафыйков. Шул ук вакытта киләсе елда узачак халык исәбен алу барышында татарларны башкорт дип язуның шактый катлаулы булачагын әйтә ул. “Ләкин барыбер татар халкы арасында аңлату эшләре алып бару, бу эшкә җитди карау кирәк”, ди Илдар Габдрафыйков.

Әлеге утырышта катнашучылар алдагы айларда Башкортстан татар конгрессы оештырырга тиешле мәдәни чаралар турында да фикер алышты. Риза Фәхретдиннең, Әмирхан Еникинең һәм башка атаклы шәхесләрнең юбилейларын бәйрәм итү, Тукай көннәрен оештыру һәм башка төрле чараларга әзерлек мәсьәләләре дә каралды.
XS
SM
MD
LG