Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кат-кат сорагач, җавап үзгәрерме?


Уго Чавес президент мөтдәтен озайтырга тели. Якшәмбедә илдә чикләнмәгән тапкыр сайланырга мөмкинлек бирү мәсьәләсендә референдум үтә.

2007 елда шундый ук сорау белән тавыш бирү уңышсыз тәмамланган иде. Ул вакытта Венесуэла халкы президентка чикләнмәгән тапкыр сайланырга рөхсәт итү тәкъдимен кире какты. Бу юлы Чавес бу сорауга уңай җавап алырга өметләнә.

Каракаста үткән каршылык чарасында кешеләр “Юк икән, юк”, дигән шигарь күтәрде.

Әмма Чавес “Юк” җавабын кабул итәргә теләми. Ул аңа һәм хакимияттәге башка бик күп җитәкчеләргә теләсә күпме тапкыр сайлану мөмкинлеге бирелүне тели. Әлегә Венесуэлла конституциясендә президентка 2 генә тапкыр сайланырга рөхсәт ителә.

Чавес 26 миллион кешелек, нефтькә бай Венесуэланың иң зур җитәкчесе кәнәфиендә инде 10 елдан артык утыра. Аның эш мөтдәте 2012 елда бетә. Әмма ул социалистик инкыйлабны тәмамлау өчен күбрәк вакыт бирелүне сорый.

Пропаганданың уңышы

Каракастан килгән мәгълүматларга караганда, референдум алдыннан дәүләт яклы пропаганда машинасы түлы күәтенә эшләгән. Метродагы мәгълүмат чараларында чавес яклы чакырулар яңгырап торды, министрлыклар референдум турында үзләренең интернет сәхифәләрендә искә төшереп торды, дәүләт кулындагы мәгълүмат чаралары Чавес турында язып торды.

Бәйсез тикшеренү үзәге мәгълүматларына караганда, хәзер Венесуэлла халкының уртача 51% референдумга уңай җавап бирмәкче, 48% процент респондент сайлану мөтдәтләрен үзгәртүгә тискәре карашта тора.

2007 елдагы референдумда бу мәсьәлә кире кагылганнан соң Чавес, эш мөтдәте беткәч яңадан президент урында калырга җыенмавы хакында белдергән иде.

Ышаныч бетмәгән

Чавес бу рефендумда халыкның ярлы катламнары тарафыннан яклау табырга өметләнә. Әмма илнең алга киткән калаларында Чавесның калуына шик белән караучылар да шактый.

Кемдер һаман да вәгъдә ителгән үзгәрешләрнең килүенә өметләнә, аларның тормышы Чавес хакимияттә булган елларда яхшырмаган. Шикләре булса да, алар кайчан булса да вәгъдәләрнең үтәлүенә өметләнеп референдумга уңай җавап бирергә мөмкин дип фаразлый күзәтүчеләр.

Күптән түгел, дәүләт кулындагы телевидениедә, референдумдагы мәсьәләне кире кагу өчен реклам кампаниясе АКШ котыртуы белән бара дигән гаепләүләр яңгырады. Әмма Президент Чавес үзе дә, моңарчы АКШны дошман дип күрсә дә, соңгы вакытта Вашингтонга тәнкыйтьне киметергә булды.

Чөнки яңа президент Барак Обама ике арадагы мөнәсәбәтләрне яхшырту өчен сөйләшүләр үткәрергә тәкъим иткән иде.
XS
SM
MD
LG