Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда көрәш бәйрәме


Шагыйрь Муса Җәлил призына татар-башкорт көрәше бунча бәйге башланды.

Башка еллардан аермалы буларак быелгы ярышта Башкортстан республикасы, Новосибирски өлкәсе командалары да катнаша. Бәйгене Татарстанның авыл хуҗалыгы министры, татар- башкорт көрәше федерациясе президенты Марат Әхмәтов ачты.

Башта ук шунысын әйтергә кирәк, Муса Җәлил призы бәйгеләрендә соңгы ун ел чамасы башкортстанлылар катнашмады. Ә менә быел килгәннәр. Шушы вакыйга турнирны беркадәр зурайтып җибәрде шикелле. “Азатлык” хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә Марат Әхмәтов, Башкортстан көрәшчеләренә ел саен чакыру җибәрәбез, дип белдерде. Сүз башы бүгенге икъдисади вәзгыятьтән башланды. Чөнки кризис вакытында нинди көрәш ул диючеләр дә бар бит.

“Көрәш бит ул ихтыяр көче. Ул авыр вакытларны җиңәргә булыша. Әгәр бу турнир безнең планга кермәгән булса, шушы авыр вакыт махсус рәвештә кешене туплый, берләштерә ала торган ярышларны оештырырга кирәк булыр иде”, диде Марат Әхмәтов.

Муса Җәлил призына Чаллыда башланган бәйге 13 февраль, шимбә көнне төгәлләнә.
XS
SM
MD
LG