Accessibility links

Кайнар хәбәр

Исерек машина йөртүчеләргә катырак җәза биреләчәк


Русия президенты Дмитрий Медведев автомобильне алкоголь эчкән килеш йөрткән өчен җәзаны кырыслату турындагы канун өлгесен имзалады. Әлеге документны парламентның ике пулаты да гыйнварь ахырында раслады. Бу канун белән Җинаять кодексына төзәтмә кертелә. Аның нигезендә алкоголь кулланган кешегә машина казасы була калса, катырак җәза биреләчәк.
XS
SM
MD
LG