Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 11:22

Израил таләпләрен арттыра


Израил фәләстиннәр 2006 елда кулга алган капрал Шалитны иреккә чыгарганчы, Газзә сызыгында озак вакытка тынычлык сакларга риза түгел. Бу хакта шибә көнне премьер-министр Эхуд Олмерт белдерде.
Элегрәк Израил фәләстиннәрдән илне ракеталардан утка тотуны туктату һәм Мысыр белән чик аша корал ташуны бетерү таләпләрен куеп килде.

Израил һәм Фәләстин җирендә хакимияттә булган Хамас төркеме Мысыр арадашчылыгында сөйләшүләр алып бара. Алар Газзә сызыгында озак вакытка тынычлык урнаштыру шартларын тикшерә. Элегрәк килешү якын көннәрдә кабул ителәчәк дип хәбәр ителде. Газзәдә хәрби чаралар бер ай элек барды һәм бик күп кешенең үлеменә китерде.

XS
SM
MD
LG