Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама планының раслануын хуплый


АКШ президенты Барак Обама Конгрессның икътисадны җанландыру планын раслау гамәленә хуплау белдерде. Обама әлеге планны икътисадны сәләмәтләндерү өчен төп чараларның берсе, дип атады.

Халыкка ясаган радио һәм телевидение чыгышында ул бу каннуны якын көннәрдә имзаларга җыенуы хакында да хәбәр итте.

АКШ Конгрессы президент Барак Обама тәкъдим иткән планны җомга көнне раслаган иде. Аның нигезендә салымнар киметеләчәк һәм икътисадны җанландыру өчен өстәмә акчалар бүлеп биреләчәк. Барлыгы планның бәясе 800 миллиард долларга якын дип исәпләнә.
XS
SM
MD
LG