Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либанда Хариригә багышланган каршылык чарасы үтте


Бәйрутта 4 ел элек үтерелгән премьер-министр Рафик Харири истәлегенә багышлап, йөзәр мең кеше катнашлыгында урам җыены үтте. Иминлек чаралары күрелсә дә, кимендә 9 кеше җәрәһәтләнде. Аларны Сурия яклы оппозиция вәкилләренең ташлары яралады. Урам җыенда Рафик Хариренең улы һәм “Киләчәк” берләшмәсе башлыгы Сәид Хәрири, Либан христианнары башлыгы, элекке президент катнашты.
Харири һәм тагын 20 кеше 4 ел элек шартлау нәтиҗәсендә үтерелгән иде. Элекке премьер-министрның тарафдарлары бу һөҗүмне оештыруда Сурия махсус күзләү хезмәтләрен гаепләде. Дамас моны инкарь итте.
XS
SM
MD
LG