Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШның көрәш планын төзүдә Әфганстан да катнашачак


АКШның "террор белән сугыш планын" эзерләүдә Әфганстан да катнашачак. Бу хакта президент Хәмид Карзаи якшәмбе көнне булган матбугат очрашуында хәбәр итте. Аңа кадәр Карзаи АКШның Әфганстандагы махсус вәкиле Ричард Холбрук белән очрашкан булган.

Холбрук бу очрашуда, мин Әфганстанга АКШның “Талибан” һәм “әл-Каидә” белән көрәшне дәвам иттерү өчен тәвәкальлегебезне күрсәтер өчен килдем, диде.

АКШ президенты Барак Обама Әфганстанда һәм Пакстанда хәлләрнең катлаулануы сәбәпле хәрби чаралар планын яңадан карап чыгарга кушкан иде. Әфганстанга 30 мең кешелек өстмә гаскәр җибәрелер дип көтелә.
XS
SM
MD
LG