Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 03:58

Русиядә Әфганстаннан китүнең 20 еллыгын искә алдылар


Русиядә совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуна 20 ел тулуга билгеләп үтәләр. Мәскәүдә Әфганстан сугышында үлгәннәр рухына багышлап Маршал Жуков һәм Билгесез солдат һәйкәлләренә чәчәк бәйләмнәре салынды. Русия президенты бу дата уңаеннан мөрәҗәгать белән чыкты. Татарстанда һәм Башкортстанда да әфган сугышында һәлак булган солдатларны искә алдылар.
Әфганстан сугышына ике республикадан барлыгы 19 меңгә якын солдат җибәрелгән булган.
Әфганстанда 10 елга якын барган хәрби низагта 15 меңләп совет солдаты үлде, 1,5 миллион әфган кешесе һәлак булды. Соңгы совет танклары Әфганстаннан 1989 елның 15 февралендә китте.

XS
SM
MD
LG