Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гүлнең Татарстанга сәфәре тәмам


Якшәмбе көнне Төркия президенты Анкарага кайтып китте. Казан Гүлгә мактаулы доктор исемен бирде, ул Татарстанга бизнес проектлар алып килде.

Төркия президенты Абдуллаһ Гүлнең көн тәртибенә югары дәрәҗәле очрашулар, бизнес-форум һәм дипломатик чаралар кертелгән иде.

15 февральдә Абдуллаһ Гүл Казан дәүләт университетының Гыйльми шурасы утырышында катнашты. Бу җыен Төркия президентына мактаулы доктор исемен бирүгә багышланды.

Чарада Казан университетының иң югары бүләге Абдуллаһ Гүлгә "фәнне, мәгәрифне, демократик институтларны, халыкара хезмәттәшлекне үстерүгә керткән өлеше өчен" тапшырыла диелде.

Казан дәүләт университеты ректоры Мәгъзүм Саәләхов исем тапшыру тантанасында Төркия югары уку йортлары белән хезмәттәшлекнең артуы, Казанда Көнчыгышны өйрәнү фәнни институтның эшләве турында әйтте һәм Төркия ягыннан теләктәшлек сизүе турында белдерде. Аның сүзләрен "Татар-информ" агентлыгы китерә.

Абдуллаһ Гүл, рәхмәтләрен белдерде һәм мактаулы доктор исемен горурлык белән йөртермен, диде.

Төркия президентының сәфәрендә зур игътибар Төркия белән Татарстанның ике яклы хезмәттәшлегенә бирелде.

Шимбә көнне төштән соң Казанда бизнес форум эшләде. Аның белән беррәттән, ике яклы хезмәттәшлек турында 3 килешү имзаланды.

Төркиянең 2 зур ширкәте Алабуга махсус икътисади зонада төзелешләр башларга тели, шулай ук Яшел үзән каласындагы фанера заводының Төркия ширкәте белән зур проектны башлау турында килешү имзаланды.
XS
SM
MD
LG