Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Зур җиделек" министрлары протекционизмга каршы


Римда "зур җиделек" илләре финанс министрлары, икътисади кризис белән көрәш юлы буларак протекционизм, ягъни эчке базарны яклау сәясәтеннән тотылып калырга килеште. Әлеге очрашуда Британия, Германия, Канада, Италия, АКШ, Франция, Япония вәкилләре катнашты. Алар ирекле сәүдә агымын чикләү хәлне катлауландырачак кына, дип әйтте. Җыенда Русия финанс министры да катнашты.
Бу җыен апрель аенда буласы "зур җиделек" саммиты алдыннан үткәрелә. Анда иң алга киткән ил җитәкчеләре кризистан чыгу юллары турында сөйләшәчәк.
XS
SM
MD
LG