Accessibility links

Кайнар хәбәр

Динне ихтыяри өйрәнергә рөхсәт биреләчәк


Русия фән һәм мәгариф министры Андрей Фурсенко әйткәнчә, кайсы диннең нигезләрен һәм ни рәвешле өйрәнергә, укучылар үзләре хәл итәчәк.

Ягъни рухи тәрбия дәресләре факультатив рәвештә укытылачак һәм православ кына түгел башка диннәргә дә мәктәпләргә үтеп керергә мөмкинлек ачыла.

"Безнең максатыбыз, укучыларга – сайлау мөмкинлеген бирү, кайсы диннең рухи-әхлакый нигезен өйрәнергә һәм дәресне ни рәвешле уткәрергә укучылар, гаиләләр үзләре хәл итә алачак", диде Фурсенко. Бу хакта ул Мәскәүдә ачылган 12нче раштуа укуларында әйтте. Аның сүзләрен “РИА Новости” агентылыгы китерә.

Мәктәпләргә православ мәдәният нигезләре дәресен кертү тирәсендә каты бәхәсләр берничә ел дәвам итә.

Мөселман һәм башка дин әһелләре төрле милләт балаларына мәҗбүри рәвештә православ дин укытылачак дип бу фәнгә кискен каршы чыкты. Соңгы елларда төп диннәр турында тигез күләмдә мәгълүмат тупланган “Диннәр тарихы” дәреслеге дә язылды.
Бу бәхәскә югары дәрәҗәле җитәкчеләр дә кушылды.

Мәгәриф министры Фурсенко үзенең чыгышында, төбәектәге һәм федераль дәрәҗәдәге җитәкчеләргә мөрәҗәгать итеп бу мәсьәләдә көчләп тагү кабул ителмәслек булыр иде, диде.

Фурсенко, Русия фәннәр академиясе яңа федераль стандартларны әзерли, диде. Алар 2009 елның сентябреннән гамәлгә керергә тиеш.
Хәзер мәктәпнең уку-укыту программасы мәҗбүри һәм сайлап укытыла торган фәннәрдән торачак. Факультатив дәресләр планын укучылар, ата-аналар һәм мәктәп шурасы үзе төзи алачак. Шундый мәҗбүри булмаган фәннәр исемлегенә рухи тәрбия дәресләре дә керә, диде Фурсенко.

Православ мәдәният нигезләре дәресләрен мәҗбүри фән итеп барлык мәктәпләргә кертүне Рус православ чиркәве алга сөрде. Яңа сайланган партриах Кирилл да үзенең нәмзәт сыйфатындагы чыгышында бу дәреснең кирәклеге турында белдергән иде.

Шулай ук, министр телгә алган федераль уку стандартларын үзгәртү нәтиҗәсендә уку программаларыннан төбәк милли компоненты алынган иде.
XS
SM
MD
LG