Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев кризистан чыгу юллары турында сөйләде


Русия президенты Дмитрий Медведев дәүләт телевидениесенә биргән зур әңгәмәдә икътисадны кризистан чыгару чаралары турында әйтте. Аерым алганда, ул эш урыннарын саклау өчен өстәмә 44 миллиард рубль бүленеп биреләчәк, диде. Бу акчалар, зур төзелешләрдә, кече бизнеста яңа эш урыннарын булдыруга тотылачак, диде Медведев. Русия телевидениесе хәбәр иткәнчә, соңгы атнада гына илдә 90 мең кеше эшен югалткан, барлыгы кризис башланганнан бирле эшсез калган кешеләр саны 735 меңгә җитте.
Дмитрий Медведев телевизор экраннарына чыгып, икътисад турындагы әңгәмәләрне даими алып барырга җыена.
XS
SM
MD
LG