Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һолбрук Дәһлидә һинд рәсмиләре белән очраша


АКШның Пакстан һәм Әфганстан өчен махсус вәкиле Ричард Һолбрук Дәһлидә Һиндстан рәсмиләре белән Әфганстандагы вәзгыять һәм Һиндстан белән Пакстан арасындагы киеренке мөнәсәбәтләр турында сөйләшүләр үткәрде.

Тышкы эшләр министры Пранаб Мухерҗи белән очрашудан соң Һолбрук Һиндастан, Пакстан һәм Кушма Штатларның уртак дошманы террорчылык диде.

Һолбрук Кабул белән Исламабадта сөйләшүләрдән соң Һиндстанга якшәмбе көнне килде.

Һиндстан узган ноябрь аенда 170-тән артык кешенең гомерен өзгән Мумбай һөҗүмнәре өчен Пакстан сугышчыларын гаепли.
XS
SM
MD
LG