Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәгыйтовны үлемгә җиткерүчеләр мәхкамәдә


Новосибирскийда югары хәрби уку йорты курсанты Радмир Сәгыйтовны үз-үзен үтерергә мәҗбүр итүдә гаепләнүчеләр мәхкамә каршына басты.

Хәрби мәхкамәнең беренче утырышында гаепләү карары чыгарылды.

Уку йортының 10 курсанты һәм сержанты бик яман нәтиҗәләргә китергән тәртип бозуда һәм вәкаләтләре кысаларыннан чыгуда гаепләнә.

Прокуратура әйтүенчә, гаепләнүчеләр күп тапкырлар Сәгыйтовны гына түгел, тагын 6 курсантны кыйнаган булган.

Алар үз гаепләрен танымый.

17 яшьлек Сәгыйтов 1 ел элек үз-үзен үтерде.
XS
SM
MD
LG