Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 23:43

Фатыйх Сибагатуллин: “Минем максатым - милләтне милләткә каршы куймыйча, без тамырлардан ерак китсәк тә, бөтенебез бер туганнар дигән фикерене яшь буынга аңлату”.

Римзил Вәли. Русия Дәүләт думасы депутаты, аңа кадәр Татарстан авыл хуҗалыгы министры, премьер-министр урынбасары, аннары Норлат шәһәре башлыгы булган Фатыйх Сибагатуллинның “Атилладан президентка кадәр” дип аталган китабы Азатлык тыңлаучыларында зур кызыксыну уятты.

"Атилладан президентка кадәр"
Русия төбәкләреннән, Казаннан, Чаллыдан радиотыңлаучылар, интернет сәхифәне укучылар Казан бюросына шалтыратып китап белән кызыксынды. Милли тарих, татар дәүләтләре һәм бүгенге көн темасы хәзерге заман кешеләрен бик дулкынландыра икән. Хәтта бәхәсле фикерләргә кызыксыну гына түгел, ә могҗизаны аңларга омтылу да ниндидер өмет уята.

Әлегә беркемнең дә дәүләт һәм хуҗалык эшлеклесе нигә тарихка тотынган яисә ул ялгыша дип әйткәне юк. Казанда яшәүче Фәүзия апага китапның “Идел-пресс” нәшриятендә чыкканын әйтү җитә калды. Тыңлаучыбыз: “Хәзер үк чыгып китәм”, диде һәм башка шалтыратмады. Бәлки тапкандыр да.

Шунысы ачык, тарих ул миллионнарның акыл хыялларын магнит кебек тартып тора. Кешеләрне рухи яктан берләштерә, яшьләрдә милли узаң уята. Фатыйх Сибагатуллин бу четерекле эшкә алынып, гадәттән тыш зур җаваплылыкны иңнәренә күтәргән.

Скептиклар, ышанмаучылар, мөгаен, һәвәскәр тарихчы, нәрсә генә әйтмәс тә, дияр. Әмма автор әкияткә, фантазиягә таянмый, ул татар тарихын тирәннән белгән талантлы һәм фидакарь шәхесләрнең китапларын өйрәнгән һәм аларга нигезләнеп язган. Михаил Худяков, Газиз Гобәйдуллин, Борис Ижболдин кебек исемнәрне күпләр белә. Ә нәтиҗәләр ясаганда автор фәнни - сәяси авторитетларга түгел, әлегә күнегелмәгән фикерләргә өстенлек бирә.

Мәсәлән, Хазәр дәүләтеннән башка Русия бөтенләй булмас иде, төркиләрнең ата-бабалары скифлар дигән юллар да бар. Бу китапта борынгы дәүләтләр, цивилизацияләрнең тууы һәм җимерелүе турында гади һәм мавыктыргыч итеп язылган.

Түгәрәк өстәл сөйләшүендә Фатыйх Сибагатуллин үзе катнаша.

Китаптан өзек.
“Кеше җир йөзендә ялгыз гына яшәми, аның тормыш ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен дәүләт кирәк. Дәүләт - яхшыгамы ул, начаргамы – монысы башка мәсьәлә. Евразиянең соңгы ике меңъеллык тарихын өйрәгәндә, мин бер табигый закончалыкка юлыктым. Бу җирлектә яшәгән халыкларның тормышы яңа дәүләтләр төзү белән башланган һәм алар империя дәрәҗәсенә җиткәч, таркалу белән тәмамланган. Шундый бакыйлыкка киткән империяләр бишәү булган.

Беренчесе – ул Һуннар империясе. Һуннар Тын океан ярларыннан, Бөек Кытай диварларыннан алып, Әдрән дингезе һәм Көнбатыш Европага кадәр барып җиткәннәр. Европада аларны һуннар дип атаганнар.

Икенчесе – ул күк төркиләр империясе. Алар да һуннарның юлын узган: Ерак һәм Якын көнчыгыштан алып, Урта Европага кадәр, ә көньякта Һинд океаны ярларына кадәр җир биләгән империя тотканнар.

Өченчесе – Чыңгызхан татарлары империясе. Алар, көнчыгышта Корея җирләреннән алып, көнбатыштагы Альп тауларына кадәр, Һинд җирләрендәге Һанг елгасыннан алып, төнъяктагы Новгородка кадәр башка сыймаслык күләмдә империя тотканнар.

Дүртенчесе – Русия империясе. Алтын Урдага буйсынган барлык җирләрне, моннан тыш Госман империясенең кайбер биләмәләре, Дагъстан, Балтыйк буе, Фин туфракларын үзенә буйсындырган Русия империясе.

Бишенчесе – төрле халыктан булган юлбашчылар җитәкләгән, ә нәзәри яссылыгын Карл Маркс белән Фридрих Энгельс тудырган большевиклар империясе.

Шушы биш чор, биш империя вакытында, ягъни соңгы ике меңъеллыкта өч бөек күченеш булган. Беренче мәртәбә хәзерге Төнъяк Кытай җиреннән Урта Европага кадәр һуннар күченгән. Икенче юлы – бу чиксез биләмәләрдә күк төркиләр күчеш ясый. Ул Төнъяк Кытай җиреннән алып, хәзерге Болгарстан һәм Италия җирләренә кадәр була. Өченчесе - Евразия биләмәләрендә Чыңгызхан варислары - татарлар күчеше була.

Күрсәтелгән өч күчешнең да асылы, башы бөек туран. Бүген төньяк-көнбатыш Кытайга караган Бөек Даладан башланган. Безнең фикеребезчә, дүртенче бөек күчешнең дә башлангычы XXI-XXII гасырларда шул яклардан булачак”.

Римзил Вәли. Бу китап биш мең данәдә чыккан. Сез Дәүләт думасында утырасыз. Әлбәттә, элек мондый китап өчен атканнар. Безнең өчен шушы китап Фатыйх Сибагатуллинның гомер эше кебек кабул ителә. Бу китапны ничек кабул иттеләр? Беренче реакцияләр нинди?
Китаптан рәсем


Фатыйх Сибагатуллин.
Безнең милләттәшләр, тарихны белгән һәм татар булуы белән горурланган кешеләр бик сөенеп кабул итте. Азат Зыятдинов китабым белән минем туган авылыма барып, мәктәптә тәкъдим итү кичәсе үткәргән. Аңа рәхмәт.

Рус милләтеннән булганнар да яхшы кабул итте. Косопкин дигән иптәшем китабымны укып чыкты. Ул, берничә урында бәхәсләшергә кирәк, әмма китап шәп, диде. Мин бу китапны Зюгановка да, Жириновскийга да бирдем. Тарихны яхшы белгән Колесников дигән депутатыбыз бар. Ул да укып чыкты, бер көнне шалтыратып китапны яхшы дип әйтте.

Нәрсәсе яхшы дигәндә, мин анда бер милләтне генә күрсәтергә тырышмадым. Русиядә төркиләр иң көчлесе. Төркиләр булмаса, православ дине дә сакланмаган булыр иде.

Китаптан өзек. “Укучыда гадел бер сорау туарга тиеш: рус җирендә Алтын Урда ханнары таләбе белән чиркәүләр ябылганмы? Язулар юк ителгәнме? Әлифбалары татарчага мәҗбүри күчерелгәнме? Христианнарны көчләп мөселманлаштыру булганмы? Татар теле бик күп халыклар яшәгән Алтын Урда дәүләтендә бердәнбер дәүләт теле итеп кабул ителгәнме? Боларның берсе дә булмаган. Чөнки үз хуҗа - җитәкчеләренә ярарга тырышкан тарихчылар буылып-буылып сөйли торган, даны чыккан татар игосы булмаган. Ләкин һәр князьлектән тупланган 10 процентлы салымны карагыз. Аны татарлар керткән. Казан басып алынгач салым бәясе дистәләрчә тапкыр арта. Әмма болар инде башка салым була – урыслар билгеләгән салым”.

Римзил Вәли. Безнең татар тарихчылары – Усмановлар, Таһировлар нәрсә дип әйтте?

Фатыйх Сибагатуллин. Укыйлар, әйбәт дип әйтәләр. Бүген аларның барысын да Рафаэль Хакимов берләштерә. Мин тарихчылар фикерләре белән килешәм һәм алар белән киңәшәм дә. Гомер буе тарих белән шөгыльләнгәннәр урам малае язган китапны ничек ярата алсын? Тарихта Фатыйх кем әле? Ләкин китап чыккан, таралып бетте. Балкарларны, карачайларны, хакасларны кертеп, берләштереп китап чыгарасы килә.

Римзил Вәли. Авыр һәм катлаулы. Ләкин кирәк бит.

Сөембикә ханбикә. Китаптан рәсем
Фатыйх Сибагатуллин.
Кирәк, ләкин барысын да әйтергә ярамый. Риваятьләрне дә үзгәртергә ярамый бит. Менә, Сөембикә манарадан сикергән, дип сөйлиләр. Сөембикә Казаннан 1551 елда киткән. Ә манара XVII гасырда төзелгән. Йөз ел элек үлгән хатын аннан ничек сикерә алсын?

Китаптан өзек.
“Совет заманында мәктәп укучыларының мие шулкадәр тирән эшкәртелде ки, ул чордагы тарихны укыту чынбарлыктагы тарихка бөтенләй туры килми. Урта гасырдагы Русия анда газапланып яткан бер дәүләт итеп күрсәтелде. Аның князьләре бәйсезлек һәм ирек өчен көрәшүче изгеләр дәрәҗәсенә күтәрелде. Ә ялган тарихчылар Русия халкы артта калганлыкны, Европа халкын явыз татарлардан саклар өчен урыслар үз-үзен корбан итеп тордылар, дип аңлатты”.

Фатыйх Сибагатуллин. Минем максатым - милләтне милләткә каршы куймыйча, без тамырлардан ерак китсәк тә, бөтенебез бер туганнар дигән фикерене яшь буынга аңлату. Безгә бүген бер-беребезне кысарга түгел, нәкъ Татарстандагы кебек дус булып, бөтен милләтләр Русиядә дә алга барырга кирәк. Безнең тамырларыбыз чынлап та бер. Иван Грозныйның да әбисе татар.

Китапның тышында – Чыңгызхан, икенче китапта Невскийның гомер буе башына кигән шлемы булачак. Ә ул шлемда гарәпчә “Лә иллаһа илаллаһа” дип язылган. Минем өчен бу шатлык. Аның әтисе – иң беренче булып Русия князьләрен берләштерүче. Минем митрополит Кириллга рәхмәт әйтәсем килә, ул Невскийны “Имя России” дигән бәйгедә беренче урынга чыгарды.

Римзил Вәли. Невскийны беренче урынга, аннары үзе патриарх булды.

Фатыйх Сибагатуллин.
Без соңгы елларда байлык турында гына уйлыйбыз, рухи байлык турында оныттык. Күчеш чорында баеган олигархларны бәхетле дип санамыйм. Алар китап укый белми. Китап укымаган кешене мин бәхетле дип санамыйм.

Римзил Вәли. Димәк, без бәхетле. Фатыйх Сибагатуллин татарлар турында 120ләп китап кулланып, үз китабын язган. Гомер буе китаплар укып, язып, зур дәүләт эшләрен башкарганнан соң, милләт өчен зур эш эшләгән.

Китаптан өзек. “Көнбатышта Днепрдан алып, көнчыгышта Тын океаннарга кадәр булган төрле чорларда төрлечә: Бөек Дала, Туран, Дәште Кыпчак дип аталган; һун, кыпчак бабалардан мирас булып калган Алтын Урда җитәкчелегендә туган, ныгыган җирләрне үзенә кушкач кына, ахыр чорда Мәскәү - Русия империясе башкаласы, соңрак Советлар берлеге һәм хәзер Русия Федерациясе дип аталган дәүләт башкаласы булып калды.

Греклар да, кытайлар да, гарәпләр дә, немецлар да бер кайчан да чиксез җирләрдә яшәгән Евразия халыклары ихтыярын сындырып, буйсындыра да, бер җитәкче кулы астында туплый да алмады. Моны киләчәктә американнар да, Мао Цзе Дун варисчылары да эшли алмаячак. Моны без генә, төрки - славяннар, татарлар һәм урыслар, урыс-славян, төрки-монгол, фин-угор конгломераты гына эшли алды. Бу җирдә бары тик безнең кешеләр генә, Атилла һәм Бөек Петрның горур варисчылары гына патшалык итте һәм киләчәктә дә идарә итәчәк”.

Римзил Вәли. Фатыйх Сибагатуллин чыгарган китапның эчтәлеге күпләрне дулкынландырачак, бәхәсләр дә уятачак. Ул тарихи һәм милли үзаңның XXI гасырдагы яңадан күтәрелешенә өстәмә этәргеч булачак. Китап академик тарихи хезмәт түгел, ә тарихны таныту һәм кыю итеп хакыйкатьне ишеттерү чарасы булып хезмәт итә.

Кайберәүләр, ни өчен “Атилладан президентка кадәр” дигән сәер исем куелган, дип тә сорар. Әлегә бик күпләр Атилланың кайчан яшәгәнен, аның кем булуын белмидер дә. Ләкин торган саен борынгы Һуннар дәүләте, аның юлбашчысы гади халыкка да яхшырак аңлашыла. Суверенитет елларында аяк терәп Татарстан мөстәкыйльлеге өчен көрәшкән, аны ныгыткан кеше буларак автор Атилла чорыннан бүгенге президент, республика башлыгына кадәр булган бәйләнешне күрсәтергә тырышкан. Без автордан президент сүзенең конкрет җитәкче исеме белән атамавын сорамадык, болай да аңлашыла.

Тыйнаклык аркасында хәзерге заман җитәкчеләре тарихи юлбашчылары белән тәңгәлләштерелмәгәндер. Ә калганын тарих үзе үз урынына куяр. Һәм бу китап та, аның авторы да тарихта үзенә лаеклы урыннарын табачак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG