Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар егетен үлемгә җиткерүчеләр җәза алырмы?


Новосибирск шәһәрендәге хәрби училищеда укыган Башкортстан егете Радмир Сәгыйтовның үлемендә гаепләнүчеләр эше мәхкәмәдә карала башлады.

Бу хакта Новосибирск гарнизоны хәрби прокуратурасы вәкилләре хәбәр итте. Аларның сүзләренчә, дүшәмбе көнне бу эш буенча мәхкәмәнең беренче утырышы үткән.

Хәзер курсантның үлемендә гаепләнүчеләр саны 10-га җитте. Аларның дүртесе тикшерү бүлегендә сак астында тотыла. Бүгенге мәхкәмәдә алар үзләрен сак астыннан чыгаруны сорап мөрәҗәгать иткән. Ләкин аларның бу үтенечләре канәгатьләндерелмәгән.
Элегрәк тә хәбәр ителүенчә, Новосибирск шәһәрендә Башкортстанның Учалы шәһәреннән татар егете Радмир Сәгыйтовның гомере өзелгән иде. Новосибирск шәһәрендәге хәрби команда училищесына укырга кереп, әле беренче курсны гына тәмамлап килүче Радмир Сәгыйтов үз-үзенә кул сала. Хәрби училищедагы башка курсантларның җәберләүләренә түзә алмыйча, былтыр 5 мартта мордар китү юлын сайлый – кулындагы юан кан тамырын кисә һәм, күп кан югалтудан, хастаханәдә гомере өзелә аның. Үзенә кул салу алдыннан, Радмир ике хат та язган. Аларда ул бу училищеда хәрби устав кагыйдәләре түгел, ә төрмә, зона “тәртипләре” булуы турында яза.

Башкортстандагы хәрбиләрне һәм аларның гаиләләрен яклау комитеты Радмир Сәгыйтовның үлемен тикшерүне күзәтү астында тота.

Радмир Сәгыйтовның бертуган апасы Лилия туташ сүзләренчә, Новосибирск хәрби училищесы офицерлары башта бу вакыйганы гади хулиганлык күренеше дип кенә бәяләгән. Әмма Лилия туташ анда Радмирга карата милли нигездә басым да көчле булганлыгын раслый.

“Без Радмирның үлемендә гаепле барлык кешегә гадел хөкем бирелүе өчен бар тырышлыгыбызны салачакбыз”, ди Лилия туташ.
XS
SM
MD
LG