Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 07:35

Татар җәмәгатьчелеге Төркия президенты Абдуллаһ Гүлнең Татарстанга килүен аеруча мөһим вакыйга буларак кабул итте. Чөнки Русия хакимияте озак вакытлар Татарстан белән Төркиянең тугандаш мөнәсәбәтләренә көнләшеп карады.

Тарихчылар әйтүенчә, XIX гасыр ахырына формалашып беткән Пантюркизм мәдәни сәяси агымын да Русия хакимияте үзләренә каршы агым буларак кабул итте. Чөнки Пантюркизм нигезендә бөтен төрки халыкларны бергә җыю идеясе ята иде. 1937 елда күп кенә татар интеллигенциясе әһелләренең төрекчелеккә табынуда гаепләнеп төрмәләргә утыртылуы, атып үтерүләре дә билгеле.

Бу каршылык бүген дә сизелә. Казанның меңеллыгы вакытында күп кенә биналарны салган төрек төзүчеләрен, төрек укытучыларын кире үз илләренә куып кайтару, моңа ачык мисал.

Төркия президентының Казанга килүе турында беренче мәгълүмат исә, узган елның сентябрь аенда таралды. Ул вакытта Татарстанда Шәймиев үлеме турында гайбәт чыккач, республика президентының матбугат үзәге Шәймиев Гүл белән телефон аша сөйләште дип хәбәр иткән иде. Моңа ышанучылар аз булды. Абдуллаһ Гүлнең Казанга сәфәре күпмедер вакытка кичектерелгәч, халыкның президент белән бер-бер хәл булуына шиге калмады. Баксаң, төркия президентының Казанга килү килмәү мәсьәләсе, аның Русиягә сәфәренә бәйле булган.

Ниһаять, Русиягә сәфәре кысаларында Абдуллаһ Гүл 2 көнгә Татарстанга да килде. Республика җитәкчелеге бу көннәрне борчылып көтте. Гүл килгәнче “Корстон” күңел ачу үзәге, “Кол Шәриф” мәчете, “Благовещения” чиркәве берничә атна алдан ук тикшерелде. Алай гына түгел, “Корстон” үзәгенә якын йортлардагы фатирларда да тикшерү булган.

Төркия Русия белән дус ил. Көньяк Осетиядәге сугыш вакытында төрекләр Русия җитәкчелегенең гамәлләрен хуплады.

Казанга Абдуллаһ Гүл 200 кешелек төркем белән килде. Ике көннек сәфәр программасы тыгыз иде. Килгән көнне үк, шимбә, төркия президенты Татарстан җитәкчелеге белән бергә, “Корстон” үзәгендә узган татар-төрек бизнес форумында катнашты.

Җыелышта Төркия дәүләт министры Кюршад Тюзмен төп фикер буларак, Татарстан белән Төркия арасындагы еллык товар әйләнешен 3 миллиардтан 10 миллиард долларга җиткерергә кирәк, дигән.

Татарстан моңа риза, әмма алар дөнья икътисадының хәленә аеграк карый. Шуңа да Шәймиев үз чыгышында, Татарстан белән Төркия арасындагы товар әйләнеше ике тапкырга артса яхшы була, диде. Һичюгы ул былтырга дәрәҗәдән ким булмаска тиеш, дип өсти президент. Күрәсең алай да булырга мөмкин. 2007 елда исә Татарстан белән Төркия арасындагы товар әйләнеше 1,5 миллиард доллар булган.

Бу сәфәр барышында ике яклы хезмәттәшлек турында 3 килешү имзаланды.

Төркиянең агач эшкәртүче "Кастамону Энтегре" ширкәте Алабуга махсус икътисадый төбәгендә елына 350 мең тонна агач эшләнмәләре җитештерәчәк корылма төзергә ниятли. Башланган мәлдә бу эшкә төрекләр 100 миллион доллар инвестиция кертергә уйлыйлар.

Төркинең "Тракья Джам Санайи" ширкәте дә Алабуга махсус икътисадый төбәгенә керергә теләк белдергән. Биредә төрекләр пыяла җитештерүче завод ачырга ниятли. Бу эшкә 160 миллион доллар инвестиция кертергә әзер.

Шулай ук Яшел үзән каласындагы фанера заводының Төркиянең "Bersey" ширкәте белән зур проект башлау турында килешү имзаланды.

Абдуллаһ Гүл белән Миңтимер Шәймиев очрашуында ике якта да мәдәният үзәге булдыру турында сүз чыккан. Гүл сүзләренчә, Мәскәүдә барган сөйләшүләрдә дә Төркиядә Русия, Русиядә Төркия мәдәният үзәге ачу турында сүз чыккан. Гүл шулай ук, Төркиядә татар мәдәният үзәге ачылуга да каршы түгел.

Татарстан белән Төркияне бәйләүче тагын бер тармак – туризм. Рәсми мәгълүматларга караганда, 2008 елда 100 мең татарстанлы Төркиягә ял итәргә барган. Шәймиев сүзләренчә, киләчәктә, Казаннын Анталия белән Стамбулга очу рейсларын арттыру каралган. Әмма Татарстанлылар, төркиягә бернинди визасыз, чакырылмаган кунак кебек, “аяк терәп” керә алса, төрекләргә исә Татарстанга килүе кыенрак. Кайбер белгечләр моны да, Русия хөкүмәтенең Төркия белән Татарстан мөнәсәбәтләренә кысылуы белән бәйли.

Сөйләшү барышында Абдуллаһ Гүл берничә тапкыр төрек төзүчеләренең Татарстанга килү мәсьәләсен дә кузгаткан. Алда Универсиада булачагын истә тотып, республика җитәкчелеге моңа каршы түгел, билгеле. Тик Русия хакимияте ни әйтер дигән сорау да туа.

Абдуллаһ Гүл республика җитәкчелеге белән эшлекле сөйләшүләр алып барган вакытта, аның тормыш иптәше Хәйрүнисә Гүл Казан Кирмәне, “Кол Шәриф” мәчете, “Благовещения” чиркәве, “Казан милли мәдәният үзәге” белән танышты.

Төркия президентының рәсми программасы тыгыз булуга карамастан, ул да Казан кирмәненә керде. Аны аеруча “Кол Шәриф” мәчете таң калдырган. Бирегә президен 3 сәгатькә соңарып килде. Әмма аның сүзләренчә, төңге сәгать 12 булса да ул бу мәчеткә керми калмас иде. Кайберәүләр “Кол Шәриф” төрек төзүчеләре тырышлыгы белән торгызылу сәбәпле Абдуллаһ Гүлгә аеруча якын корылма ди.

Казандагы төрекләр исә, бу көнне мулдан бәйрәм итте. Күп кенә төрек рестораннарында хәтта алма төшердәй дә урын булмаган. Әйтерсең, бәйсезлек көнен бәйрәм итәләр. Тик бу бәйрәм озакка сузылмады. Төркия президенты Абдуллах Гүлнең Татарстанга сәфәре 2 көн генә барды. Бу вакыйгадан соң Казан төрекләренең язмышы ничек булыр әлегә билгесез.

XS
SM
MD
LG