Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дин әһелләре сәяси активлыкка чакырылды


Фәүзия Бәйрәмова муллалар белән зыялылар арасында упкын барлыгын белдерде. "Зыялыларның 95% диннән еракта, намазда түгел, ә муллаларыбыз китап, газета укымый, дөньядан читләшкән", диде ул.

Чаллыда “Мөселман яшьләрендә хезмәт һәм актив гражданлык рухы тәрбияләү” дигән фәнни-гамәли конференция узды. Әлеге чараны Татарстан диния нәзарәте Чаллы хакимияте һәм мөхтәсибәте белән берлектә уздырды. Сөйләшүдә Кама аръягының 24 район-шәһәреннән дин әһелләре катнашты.

Конференциядә Татарстан диния нәзарәте мөфтие Госман хәзрәт Исхакый Чаллы хакиме Илдар Халиковка нәзарәтнең “Мәрхәмәт” орденын тыпшырды. Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Васыйл Шәйхразиев Чаллыда яшьләрне тәрбияләүгә игьтибарның зур булуын әйтте.
Конференциядә катнашучылар


Рамил хәзрәт Юнысов, яшьләргә һөнәр бирү ата-ана, җәмгыятьнең бурычы, дип билгеләп үтте. Конференциягә чакырулы булмасалар да Айдар Хәлим, Фәүзия Бәйрәмова, Рәфис Кашапов килгәннәр иде. Айдар Хәлим белән Фәүзия Бәйрәмова сүз бирүләрен сорап президиумга мөрәҗәгать итәләр. Беркадәр киңәш уздыргач, президиум аларга сүз бирә.



Фәүзия ханым үзенең чыгышында муллалар белән зыялылар арасында упкын бар, ягъни, зыялыларның 95% диннән еракта, намазда түгел, муллаларыбыз китап, газета укымый, дөньядан читләшкән, диде. Аннан соң Милли Мәҗлес, ТИҮ, мөселман яшьләре тирәсендә барган мәхкәмә эшләренә тукталды. Фәүзия ханымның: “Актив булган өчен кайвакыт авызга да сугалар. Чаллыдан бүген 20 кеше утыра, Казанда 12 кешегә мәхкәмә булырга тора. Алар татар яшьләре һәм ирләре. Милләткә һәм дингә хезмәт итәргә телиләр иде. Рәфис Кашапов һәм башкалар төрмәләрдә черемәсен. Дин әһелләре бу хакта уйласыннар иде”, дигән сүзләре алкышларга күмелде.

Айдар Хәлим
Айдар Хәлим мөселман кешеләрен керемнәренең кырыктан бер өлешен зәкят итеп үзе яшәгән мәхәлләгә бирергә чакырды. Шуның белән мәчет-мәдрәсәләр тоту җиңеләя, дигән фикердә. Аннан инде мәктәп һәм башка мәсьәләләргә күчте. Айдар Хәлим диния нәзәрәте исеменнән Кашапов, Бәйрәмова һ.б. яклап мөрәҗәгать язарга тәкъдим итте.

Конференциядән соң мөфти Госман хәзрәт “Азатлык”ка: “Халыкның әйтәсе сүзе күп иде. Милли хәрәкәт кешеләре дә тәнкыйтьләрен, үпкәләрен әйтте. Аларны да кабул итәргә кирәк. Айдар Хәлим әйткәндәй, кайбер сүзләр күңелгә сары май булып ятмады. Кайткач, булган хаталарыбызны төзәтербез. Конференция бик эшлекле булды”, диде.
XS
SM
MD
LG