Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бер көндә җиде бәйрәм


Энциклопедияләр, календарьләр узган елларда кайда, нинди вакыйгалар булганын киләчәк буыннарга җиткерә. Быелгы февраль уртасы башка көннәрдән һәм айлардан нәрсәсе белән аерып тора соң?

“Ак барс” җиңелде

Аерыма бар шул. Февральнең 15-нче көне җитсә, кайда барырга, нинди вакыйгага өстенлек бирергә белми баш ватучылар арта. Һәркемнең үз карашы, үз таянычы. Дүшәмбе иртәсендә без берничә кешегә шалтыратып, соңгы өч көндә булган иң мөһим вакыйгаларны санап чыгуны сорадык. Иң беренче шалтыраткан танышыбыз шаккатырды. Мәңге истә калачак вакыйга итеп ул якшәмбе кичендә “Ак барс” хоккей командасының Тольятти шәһәреннән килгән “Лада” хоккейчыларына җиңелүен әйтте. Тольяттилылар “буллит” дип аталган өстәмә уенда, күзгә-күз капкачыга каршы барып “Ак барс”ларны җиңгәннәр.

Шулай шул, бу дөньяда кирәкле мизгелдә каршы як белән күзгә-күз очрашып, җиңә алсан гына уңышка ирешәсең. Җиңеләсең икән үпкәләп торасы юк, “Ак барс”ларның үз оясына килеп Казан тамашачысы, Татарстан президенты каршында кулга килеп кергән җиңүне ычкындыру җанатарларның хәтерендә уелып калачак.

Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгу көне

Бусы могъҗиза түгел, хикмәт түгел, гап-гади хакыйкать. Төп хикмәт исә кешеләрнең тарихи вакыйгаларга мөнәсәбәте. Әйтик, 15 февральдә Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 20 ел тулуга ничек карарга? Җиңелеп, куылып чыгу – хурлык, 15 меңгә якын солдат һәлак булу, йөз меңнәрчә яраланып кан коюы – зур бәла, исән калып, сугыштан котылып кайту – шатлык, күптәнге дусларны күрү – куаныч. Катлаулы хисләр уята календарьның бу бите.

Төркия президенты Казанга килде

Узган шимбәдә Казан урамнарында милиция тулы булды. Тарихта беренче тапкыр Төркия президенты Казанга килде. Әгәр дә 455 ел элек Госманлы патшасы Казан ханлыгындагы кардәшләргә күбрәк игътибар иткән булса, Төркия, Кырым, Казан дипломатиясе һәм эшлекле хезмәттәшлеге киңрәк җәелгән булса, мөгаен, Казан, Әстерхан төркиләр һәм мөселманнар дәүләте булып калган булыр иде.
Ә хәзер Төркиядән Казанга кунакка Мәскәү аша йөриләр, анысы да шактый сирәк була. Шулай итеп, күпчелек, бигрәк тә татарлар өчен Төркия президенты Абдуллаһ Гүлнең Казанга килүе тарихта калучы иң зур вакыйга. Дипломатия һәм мәгълүмат уеннары Абдуллаһ Гүлнең Казан сәфәрен иң алгы планга чыгармадылар. Кеше хәтерләмәгәч, бу вакыйга кемнәрдер өчен бөтенләй булмаган кебегрәк тәэсир кала. Ә бит ул булган, бары тик тарих һәм йөрәк календарьләренә яхшылап язылмаган.

Муса Җәлилне искә алу көне

Татарстанның рәсми календаре буенча 15 февраль – ул шагыйрь Муса Җәлилне искә алу көне. Шул көнне шагыйрь дөньяга килгән. Бу көнне Моабит дәфтәре музей сандыгыннан чыгарылып күргәзмәгә куела, шигырьләр укыла, хәтирәләр сөйләнә.

Быел Муса Җәлилне искә алу көне уңаеннан матбугатта, ТВ, интернетта Муса Җәлил һәм Идел-Урал легионыың башка вәкилләре һәм аларга каршы яктан дип саналган элекке әсирләр турында бәхәсләр куерып китте. Язучы Рафаил Мостафин, Муса Җәлилнең каһарманлыгын тасвирлап, Идел-Урал комитетының рәсми җитәкчеләрен хыянәтче дип атады. Бигрәк тә Гариф Солтан турында соңгы вакытта мәкаләләр чыгуы Совет патриотизмын нытыгу тырышлыкларын күрсәтте. Муса Җәлил һәм аның белән гильотина пычагы астына салынган башка татарлар һәм җит илдә исән калучылар турында каршылыклы язмалар, усал сүзләр, бәхәсләр көчәеп китте. 15 февраль көнне Рафаил Мостафин һәм эзтабар Михаил Черепанов катнашлыгындагы тапшыру иярченле татар телевидениесе экранына чыкты.

Әмма башка вакыйгалар 15 февраль Җәлил көне булуын артык күпертергә мөмкинлек бирмәде. Чөнки шул ук көнне бөек җырчы Илһам Шакиров та туган, башка билгеле кешеләр дә шушы көнне туган. Хәтта 107 ел элек Берлин шәһәрендә метро ачылу да, 1919 елның 15 февралендә Петроградта зур драма театры ачылу да әллә ни зур вакыйга булып күренми.

Беренче шартнамәгә - 15 ел

Ә менә нәкъ 15 ел элек Русия һәм Татарстан арасында шартнамә төзелү бүгенге сәясәт күгенең йолдызлары арасында иң зурысы. Чыннан да тарихи вакыйга. Әмма быел менә шушы шартнамә төзү дә тетрәндергеч зур календарь датасы буларак сизелмәде. Кайбер газеталарда кечерәк кенә мәкаләләр күренде, ә кайбер рәсми басмаларда бөтенләй искә алынмады. Бәлки 2007 елда тагын бер шартнамә төзелгәч, беренчесен оныта башлаганнардыр?

Ә бәлки дәүләт мөстәкыйльлеге турында сүз куерту хәзерге сайлау кампаниясен кирәк булмаган якка борып җибәрә дип шикләнгәннәрдер. Һәрхәлдә 20 гасырның ахырында 15 февраль менә шушы шартнамә көне буларак искә төшә иде. Ә хәзер нинди 14-15 февраль көннәрендә нинди бәйрәм булуын да белмәссең. Әллә Җәлил, әллә суверенлык һәм шартнамә, әллә Илһам Шакир, яисә башка берәр әдипнең туган көне.

“Лыжня России” чаңгыга бастырды

Әммә 15 февраль меңнәрчә казанлыларны, гомумән Татарстан район һәм шәһәрләрендә яшәүче халыкны аякка бастыручы сәбәп бөтенләй башка иде. “Лыжня России”дип аталган чаңгыда шуу кампаниясенең иң югары ноктасы шушы көнгә туры килде. Ак кош күле янындагы урман аланнарына дистә меңнәрчә кеше килгән иде. Мәктәп балаларыннан башлап, 70 яшьлек картларга кадәр сәламәтлек ныгыту, Универсиаданы якынайту шигарьләре белән шудылар. Кая инде шартнамә, Муса Җәлил, Илһам Шакиров яки Абдуллаһ Гүл кайгысы. Менә шулай һәркемнең үз “лыжнясы”…

Валентин көне дә милли рух ала

Яшьләр исә бу көннәрне бары тик бер генә вакыйга белән бәйләде, ул да булса – изге Валентин көне. Шимбәдән якшәмбегә каршы төндә татар яшьләре башкалар белән бергә бу көнне бәйрәм итте. Чиркәү һәм праваслав дине белән бәйле Валентин көнен татар яшьләре изге Вәли көне дип милли рухка төрделәр. Нинди мәхәббәт, кем яраткан һәм ни өчен бәйрәм иткәнлеге мөһим түгел. Русиядә һәр шимбәдә яки якшәмбедә берәр һөнәри, иҗтимагый, сәяси вакыйга булмаса, гомерләр заяга үткән булып санала.

“Алмагачлар чәчәк ата майның 15-ләрендә” дип җырлау бер дә гаҗәпләндерми. Ә менә февральнең 14-15-ләрендә аткан “чәчкәләр”, кичерелгән хисләр һәм күтәрелгән бокаллар колакларны шаулата. Көлсәң көл, еласаң ела, календарь көннәре сәяси тормышны, көнкүрешне менә шундый төрле буяуларга буйый.
XS
SM
MD
LG