Accessibility links

Кайнар хәбәр

Клинтон Азия сәфәрен башлый


АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон бу сыйфатта беренче рәсми сәфәре белән Азиягә бара. Бер атна эчендә ул Япония, Индонезия, Көньяк Корея, Кытайда булачак.

Һиллари Клинтон барасы дүрт илнең һәрберсе Кушма Штатлар өчен аерым әһәмияткә ия. Әммә мәгълүмат чаралары бу сәфәр уңаеннан күбрәк бишенче ил турында сөйли – Төньяк Корея.

Һиллари ханым үзе дә җомга көнне Пхеньян мәсьәләсенә кагылды, элекке идарәләр белән чагыштырганда йомшаграк сөйләргә тырышты.

"Әгәр Төньяк Корея атом програмын ихластан туктатырга әзер булса, Обама идарәсе икеяклы мөнәсәбәтләрне яхшыртырга, кыска вакытлы солых килешүләрен даими шартнамә белән алыштырырга, Төньяк Корея халкының энергия һәм башка икътисади ихтыяҗларын канәгатьләндерергә ярдәм итәчәк."

Әммә кайбер хәбәрләргә караганда, Төньяк Корея нәкъ менә Клинтон сәфәре вактына туры китереп, еракара ракетасын сынарга җыена.

Көньяк Корея рәсмиләре әйтүенчә, Пхеньян үзенең хәрби чараларын әзерлек хәленә китергән.

6 арадашчы илнең Пхеньянны атом коралы програмыннан биздерү тырышлыгы нәтиҗә бирмәде. Халкы мөшкел хәлдә булуга карамастан, 67 яшьлек Төньяк Корея җитәкчесе Ким Йоң-ил ярдәм тәкъдимнәренә дә, янауларга да бирешмәде.

Вашингтондагы күзәтүчеләр Буш идарәсен 8 ел буена бу мәсьәләдә бернигә ирешә алмауда гаепли.

Heritage Foundation белгече Брюс Клингнер фикеренчә, иң яхшысы – дипломатия белән чикләүләрне бергәләп алып бару:

"Пхеньянның атом корал програмына дипломатик җишелеш эзләргә кирәк. Ләкин ул басым белән бергә барырга тиеш. Зирәк көч тактикасы дип атала."

Бу тактика эшләмәсә, Кушма Штатлар Япония һәм Көньяк Корея белән башка чаралар күрергә тиеш, ди Клингнер. Шул исәптән, Пхеньянның атом програмында катнашкан ширкәтләрне җавапка тартырга.

Берләшкән милләтләрнең Төньяк Кореяга барган йөкләрне тикшерергә мөмкинлек биргән карарлары бар. Белгечләр фикеренчә, бу карарларга таянып, Төньяк Корея тирәсендә ышанычлы челтәр корып була.

Һиллари Клинтон үзенең сәфәрен Токиодан башлый. Моннан тыш, Сеул, Пекинда булачак. Дөньяның иң зур мөселман иле, Индонезиядә, ул ике көн калачак.
XS
SM
MD
LG