Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ генералы Үзбәкстанда транзит турында сөйләшә


АКШның Әфганстан һәм Гыйрактагы көчләре башлыгы, генерал Дэвид Петреус Ташкентта Үзбәкстан җитәкчелеге белән Әфганстандагы вәзгфыять турында сөйләшүләр үткәрә.

Бу айда Кыргызстан Әфганстандагы хәрби чаралар өчен бик мөһим булган Манас хәрби базасыннан АКШ көчләрен чыгарып җибәрергә карар итте.

Вашингтон хәзер Үзәк Азия аша Әфганстандагы көчләр тәэминаты өчен башка юллар эзли.

Әфганстан белән күпсанлы тимер юл бәйләнешләре булган Үзбәкстан белән мондый хезмәттәшлеккә зур өмет баглана.
XS
SM
MD
LG