Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 09:19

Орлов өлкәсен Татарстаннан чыккан кеше җитәклиячәк


Русия президенты Дмитрий Медведев дүшәмбе вазифасынан алынган Егор Строев урынына Орлов өлкәсе губернаторы итеп Татарстаннан чыккан Алексанр Козловны тәкъдим итте. Бу тәкъдимне Орлов өлкә шурасы расларга тиеш.

1949 елда Татарстанның Югары Ослан районы, Сәит авылында туган Александр Козлов Казан финанс-икътисадый институтын тәмамлаган, дистәләрчә ел Татарстанда эшләгән.

1990-нчы еллардан бирле Русия хөкүмәте идарәсендә төрле вазыйфаларны биләгән.

Соңгы 5 елда исә ул Русия авыл хуҗалыгы министры урынбасары булды.

XS
SM
MD
LG