Accessibility links

Кайнар хәбәр

Идел буе-Урал хәрби бүлгесендә "Искәндәр" ракеталары торачак


Идел буе-Урал хәрби бүлгесенә быел "Искәндәр" ракеталары тапшырылачак.

Бу турыда Идел буе-Урал хәрби бүлгесе башлыгы, генерал Аркадий Бахин Екатеринбурда журналистлар белән очрашуда белдерде.

Аның әйтүенчә, гаскәрләрне яңа сугыш кораллары белән тәэмин итүгә өстенлек бирелә, икътисадый кризиска карамастан бу эш өчен бюджетта акча киметелмиячәк.
XS
SM
MD
LG