Accessibility links

Татарның олы күтәрелешенә 20 ел


Татар иҗтимагый үзәгенең I корылтаен үткәрүгә 20 ел тулды. Бу вакыйгага Татарстан рәсмиләре битараф калды. Газета-журналларда да мәкаләләр күренмәде.

“Минемчә, Татар иҗтимагый үзәгенең 20 еллыгын дәүләт тарафыннан матур итеп билгеләп үтү кирәк иде”, дип белдерә корылтайны оештырып йөрүчеләрнең берсе, галим Фәрит Солтанов.


“Мөстәкыйльлек турында беренче резолюцияләр нәкъ менә анда кабул ителгән иде. Татарстан республикасы төзелгәч безнең яңа җитәкчелек эшне үз кулларына алып дәвам итеп китте. Ул яктан да корылтай бер этәргеч булды. Телиләрме, теләмиләрме халыкның ихтыяҗын читкә куеп булмый, канәгатьләндерергә кирәк. Хәзер җитәкчеләрнең республика көнен дә бик сай гына уздырып җибәрүенә күңел әрни”, ди Фәрит Солтанов.

Корылтайның һәр сүзе китапта

Марат Мөлеков исемендәге Татар иҗтимагый үзәге бу I корылтайга 20 ел тулу уңаеннан март аенда чара үткәрәчәк. Һәм галимнәр Дамир Исхаков, Фәрит Солтанов корылтайда ясалган чыгышларны, ягъни стенограммасын бер җыентык итеп туплап чыгарырга да җыеналар.

Фәрит Солтанов

“Аны бит ул вакытта магнитофон тасмаларына яздырып та утырганнар. Бер бабай, бәлки үләрмен дип, миңа кертеп чыкты. Ә без ул вакытта аны яздыру турында уйламаган да. Дамир Исхаковта да сакланган материаллар бар. Без менә шул материалларны һәм тасмадагы язмаларны кәгазьгә күчереп, чыгыш ясаган һәркемнең сүзен-сүзгә бернинди өстәмәләр кертмичә бирәбез”, ди Фәрит Солтанов.

Яһүдләр дә иҗтимагый үзәк канаты астында


Стенограммага күз салсак, бу корылтайга барлыгы 620 делегат сайлана. Корылтай ачылышына сайланганнарның 586-сы килеп җитә. Русия төбәкләреннән һәм ул вакыттагы Советлар Берлеге республикалары булган Литва, Латвия, Беларус, Азәрбайҗан, Казакъстан, Таҗикъстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан татарларыннан да вәкилләр катнаша. Шулай ук бу чарага кырым татарлары төркеме килә. Татарстандагы яһүдиләр оешмасын да Татар иҗтимагый үзәге үз канаты астына алган була.

“Бу корылтайда, хәтерем ялгышмаса, 21 резолюция кабул ителде. Берсе Кырым татарларын яклауга багышланган иде.

Безне беренче мәртәбә мәктәпләребезнең ябыла, татар теленең бетә баруы җыйган иде. Аннан оештыру комитеты сайлап куелды. Башка эшләр башланды. Аерым комиссияләр төзелде. Анда яһүдләрнеке дә, кырым татарларыныкы да булды”, дип искә ала корылтайга кадәр башкарылган эшләр турында бүген Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге Тарих институты мөдире урынбасары булып эшләүче галим Фәрит Солтанов.

Стенограммада ни калган?

Татарларның бу беренче тапкыр ачыктан-ачык җыелышына матбугат чаралары да битараф булмый. Стенограммадан өзек: “…Матбугат, радио, телевидение хезмәткәрләренең тоткан роленә Михаил Сергеевич Горбачев зур әһәмият бирә. Татар иҗтимагый үзәге эшендә дә идеологиянең әһәмияте өлкәсендә эшләүчеләр халкыбызга кирәкле зур эш башкаралар. Съездда 29 матбугат, телевидение, радио хезмәткәрләре катнаша.

I корылтайны оештыручылар, 1989 ел, 18 февраль

Татар иҗтимагый үзәгенең Беренче съезды республикабызда, илебездә зур резонанс алды. Бүген Бөтенсоюз радиосында съезд булу турында җылы хәбәр шуның мисалы булып тора. Безнең республиканың да информация органнары бу мисалдан, бу хәбәрдән мисал алырлар дигән өмет бар.

Үзгәртеп кору, җәмгыятьнең әхлагын сафландыру, мирасыбызга хөрмәт тәрбияләүдә ислам дине әһелләре үз өлешен кертә. Съездда 17 дин әһеле катнашуы шуны күрсәтә. (Көчле кул чабулар) Съездда делегатлардан тыш 263 иптәш, чакырылган иптәш катнаша. Алар арасында партия һәм совет органнары хезмәткәрләре”, дип сөйләгән корылтайның мандат комиссиясе рәисе Габделбәр Фәйзрахманов.

Компартиягә ышыклану

Фәрит Солтанов әйтүенчә, ул вакытларда корылтайны оештырып йөрүчеләр һәм чарага килүчеләр арасында да коммунистлар партиясе әгъзалары әз булмаган.

“Безнең дөньяга, үзебезнең милләткә, аның теленә, мәдәниятенең үсешенә уңай караш булган бит инде. Тәрбияләнгән! Менә шушы партия карарларына таянып без аны чыгардык. Мин шуның аркасында җиңдек тә дип уйлыйм. Әмма башына бәреп түгел! Анда бит XIX партконференциядә милли мәсьәләләр күтәрелгән иде. Ул безгә бер таяныч булды”.

Каршылыклар да булган

Бу корылтайны оештыручылар белдерүенчә, ул вакыттагы хакимияттәгеләр гел “әйдә-давай шулай булсын” дип кенә тормаган. Барсы да уңай гына булса, корылтай тезисларын, таратыласы кирәкле документларны Литвада бастырмас идек, дип искә алар алар.

Камал театры

Ул вакытларда Казанның иң яхшы һәм халык иң күп сыя торган бинасын – Камал театрын алу да җиңел булмаган. Бина өчен оештыручылар обком кешеләре белән караңгы төнгә кадәр бәхәсләшкән. Алайса, Мәрҗәни мәчетендә үткәрәбез, дигәч кенә рәсмиләр ризалык биргән.

Дин дә җанланып китте

“Безнең анда дин эшлеклеләре катнашты. Тәлгать Таҗетдин Татар иҗтимагый үзәгенә ул вакытта бик зур акча - 10 мең сум бирде. Аның чыгышын Равил Гайнетдин укыды, үзе авырып киткән иде. Дин әһелләре үзләре бер рәт булып утырды. Динне җанландырып җибәрүдә дә иҗтимагый үзәкнең өлеше зур булды. Бүгенге көндә дә эшчәнлеге бар аның. Башка чит өлкәләргә чыксаң, анда әле дә милли хәрәкәт Татар иҗтимагый үзәге дип атала”, дип искә ала әлеге корылтайны алып барган Фәрит Солтанов.

Тәвәкәллек җитми

Бүгенге көндә Татар милли хәрәкәте тарихта гына калды инде, ул елларда яуланган җиңүләр дә бетүгә таба бара, дип белдерүчеләр дә юк түгел. Фәрит Солтанов фикеренчә, бу хәлләр өчен Мәскәүне генә сүгеп утырмаска кирәк.

“Үзебез дә йоклаган, тәвәкәллек җитешми. Юаш булсаң басарлар, усал булсаң асарлар ди… Юашлык һәм ышану бар. Килешү, шартнамә төзелде һәм хәзер шуңа ышанып утырулар бар. Алар безнең халыкны ничектер тынычландырып та җибәрде. Социаль мәсьәләләр дә килеп туды. Һәм шулай ук халыкның көткәне акланмады. Яшәү өчен көрәш, гаиләләрен туйдыру проблемасы килеп басты. Элеккеге энтузиазм бетте”, ди Фәрит Солтанов.

XS
SM
MD
LG